Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тәрбия гаиләдән башлана

Наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында 2нче мәктәп базасында "Наркотикларсыз яшәү" дип аталган түгәрәк өстәл узды. Шәһәр мәктәпләре укучылары, аларның әти-әниләре белән ачыктан-ачык сөйләшүгә яшьләр оешмалары, социаль хезмәт, хокук саклау органнары вәкилләре чакырылган иде. Көн кадагына ике мәсьәлә куелды: ни өчен наркотикларга бәйлелек барлыкка килә һәм бала наркотиклар кулланмасын өчен нишләргә?...

Наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында 2нче мәктәп базасында "Наркотикларсыз яшәү" дип аталган түгәрәк өстәл узды. Шәһәр мәктәпләре укучылары, аларның әти-әниләре белән ачыктан-ачык сөйләшүгә яшьләр оешмалары, социаль хезмәт, хокук саклау органнары вәкилләре чакырылган иде.
Көн кадагына ике мәсьәлә куелды: ни өчен наркотикларга бәйлелек барлыкка килә һәм бала наркотиклар кулланмасын өчен нишләргә? Яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева әңгәмәне: "Балаларның оятсыз рәвештә тәмәке тартулары күңелдә борчу тудыра", - дигән сүзләр белән башлады.
- Медицина күзлегеннән караганда, теләсә нинди бәйлелек куркыныч. Күп чакта әти-әниләр үз балалары турында: "Эчкечелек белән шөгыльләнсә дә, тәмәке тартса да, наркотиклар кулланмый бит әле", - дип уйлап, бик тә ялгышалар. Монда бернинди аерма да юк! - дип кушылды аның сүзләренә район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Виталий Караяни.
"Эчкечелек белән шөгыльләнү, наркотиклар куллану, тәмәке тартуның зыяны турында, иң беренче чиратта, балага әти-әнисе аңлатырга тиеш. Әгәр инде проблема килеп чыккан һәм аны гаилә кысаларында гына чишеп булмый икән, безгә шалтыратыгыз. Хәтта исемегезне әйтмәсәгез дә, без кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез" , - дип мөрәҗәгать итте Виталий Дмитриевич әти-әниләргә. Тик ата-ана үзе дөрес яшәү рәвеше алып бармый, алай гына да түгел, баласы белән бергәләп тәмәке тарта икән, бу очракта аннан нинди тәрбия көтәргә соң?!
1нче гимназия директоры Раушания Азиятуллина да үз чыгышында балага тәрбия бирүдә гаиләнең роленә тукталды. "Әгәр бала мәктәпкә килгәнче үк тәмәке тарта һәм әти-әниләре бу гадәтеннән аны укытучылар биздерергә тиеш дип уйлый икән, бу очракта баланы дөрес юлга бастыру бик авыр булачак", - диде.
Безнең шәһәрдә балага дөрес тәрбия бирүдә үрнәк иитеп куярдай гаиләләрнең күп булуы сөендерә. Әлеге чарага Савиновлар гаиләсе бик эчтәлекле презентация әзерләгән иде. Алар уллары Влад һәм Никитаны спортка, иҗатка, хезмәткә тарту өчен нинди генә алымнар кулланмыйлар?! Гаиләнең үз традицияләре булу, һәр эшне бергәләп башкару уңай нәтиҗәләр бирә. "Әгәр улларыбызның проблемалары килеп чыга икән, алар аңа чишелеш эзләп бервакытта да урамга чыкмаячаклар, ә безгә сөйләячәкләр", - дип нәтиҗә ясады әниләре Светлана Петровна. Васильевларның кызлары Лиананың да начар шөгыльләргә вакыты калмый: ул берсеннән-берсе матур кул эшләре иҗат итү белән мәшгуль. Сәнгать мәктәбенә гитара классына да йөри.
Елена Осадчаяның кызлары Рената белән Яна исә спорт белән шөгыльләнәләр. Кул сугышы белән мавыгучы Ренатаның уңышлары турында газетада язып торабыз. Аның сеңлесе Яна да бу өлкәдә ышанычлы адымнар ясый.
...Фикер алышу ике сәгатьтән артык дәвам итте. 4нче мәктәп укучысы Галия Шакирова өлкәннәрнең начар гадәтләр турындагы әңгәмәләрне кызыграк итеп уздыруларын үтенде. Халыкка социаль хезмәт күрәтү үзәге белгечләренең төрледән-төрле күрсәтмә материллар файдаланып наркомания турында уздырган "класс сәгате" моңа җавап булып яңгырады.
Мондый чараны гаиләләрендә тәртип булмаган әти-әниләр белән уздыру бик файдалы булыр иде. Тик аларны эчкерсез сөйләшүгә җәлеп итү бик авыр булачак. Тик бу - безнең уртак бурыч. Чөнки тәрбия эшендә чит балалар була алмый.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев