Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тәртип авыл башлыгыннан башлана

Авылга беренче генә тапкыр килгән кеше дә урамнарындагы чисталык-тәртипкә карап, аның хуҗасына бәя бирә ала. Район хакимияте каршындагы административ комиссиянең чираттагы күчмә утырышына Тәбәрле җирлегенә килгәч тә җитәкченең оештыру сәләте авыл урамнарында ук күзгә ташланды. Хәер, мондый чаралар алдыннан авыл итәк-чабуларын җыештыра диярсез. Монысы да хактыр. Ләкин халыктан даими төстә...

Авылга беренче генә тапкыр килгән кеше дә урамнарындагы чисталык-тәртипкә карап, аның хуҗасына бәя бирә ала. Район хакимияте каршындагы административ комиссиянең чираттагы күчмә утырышына Тәбәрле җирлегенә килгәч тә җитәкченең оештыру сәләте авыл урамнарында ук күзгә ташланды.
Хәер, мондый чаралар алдыннан авыл итәк-чабуларын җыештыра диярсез. Монысы да хактыр. Ләкин халыктан даими төстә чисталык таләп итмәсәң, кунак килер алдыннан гына әллә ни тәртип урнаштырып булмый. Тәбәрлегә керү уңаенда ук без, капка төпләрендәге тәртипне күреп, куанып куйдык.
- Язын җир-су кибә башлау белән бернинди кисәтү-нисез авыл халкы үз йорты тирәсен чистарта, капка-коймасын буйый башлый, - ди авыл башлыгы Мирзалиф Харрасов.
Ләкин йорт тирәләрендә тәртип булса да кайберәүләрнең ишегалдындагы чүпне авыл читенә чыгарып түгүе Тәбәрле җирлеген дә читләтеп узмаган. Административ комиссия рәисе урынбасары Павел Лукшин авыл башлыгына кайбер авыллар үрнәгендә шәхси хуҗалыклардагы көнкүреш калдыгын капка төбеннән график нигезендә җыеп алып китүне тормышка ашырырга тәкъдим итте.
Комиссия утырышында урамнардагы карт тирәкләрне кисү проблемасы да күтәрелде. Бу мәсьәлә буенча район хакимиятенең төзелеш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйттеләр.
Комиссия әгъзалары урамнар буенча да йөреп чыктылар. Төзелеш материалларын капка төбенә куйган өчен 4 хуҗага кисәтү ясалды, 4 учреждениегә язмача кисәтү белдерелде. Тәбәрле мәктәбе ишегалдына чүп савыты куярга кирәк. Яңа Аккуҗа кибете тирәсен төзекләндерү таләп ителә. Бу авылдагы медпунктның җимерек коймалары да тирә-юньне ямьсезләп тора. Элекке колхозның ташландык биналары, коймалары да Тәбәрле җирлегендәге авылларның ямен боза, әлбәттә.
Урамнарда очраган җитешсезлекләрне фотога төшереп йөргәндә комиссия әгъзаларының берсе:
- Нигә гел ямьсез күренешләрне генә төшерәсез? Әнә, нинди матур, башкалар үрнәк алырлык хуҗалык! - дип соклануын белдерде.
- Ә бу безнең авыл җирлеге башлыгының хуҗалыгы! - диде горурланып авыл башлыгы урынбасары.
Менә кайдан башлана ул авылдагы тәртип! Димәк, авыл хуҗасы үзенә дә, авылдашларына да таләпчән. Шуңа һәр йорт тирәсендә тәртип дигән нәтиҗәгә килдек без.
- Әле сез җәен килгән булсагыз, өй каршындагы бакчалардагы чәчәкләрне күреп таң калган булыр идегез. Бездә халык бер-берсен уздырып чәчәкләр үстерә хәзер, - диде Мирзалиф Харрасов.
Тәбәрле җирлеге халкының үз үткәненә битараф булмавын күреп тә сөендек. Ветеран укытучы Фәнзилә Гомәрова җитәкләгән музей нәкъ менә авыл халкының тырышлыгы белән оештырылган. Алар музейга әле дә тарихи экспонатлар тапшыруларын дәвам итәләр. Авыл халкының зиратларны чистартып, карап торуы да мактауга лаек.
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев