Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тәүге олы җиңүләре

Әгерҗе шәһәрендә оешкан "Кировское" һәм "Альфа" территориаль иҗтимагый үзидарәләре (ТОС), республика бәйгесендә катнашып, дүртенче дәрәҗә Дипломга һәм грантка лаек булдылар. Әлеге ТОСларның эшчәнлеген, алар оештыра торган чараларны "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы даими яктыртып бара. Бу иҗтимагый оешма әлеге йортларда яшәүчеләрне активлыкка, бердәмлеккә, проблемаларын бергәләп хәл итәргә, кыскасы, үз йортларында үзләре чын...

Әгерҗе шәһәрендә оешкан "Кировское" һәм "Альфа" территориаль иҗтимагый үзидарәләре (ТОС), республика бәйгесендә катнашып, дүртенче дәрәҗә Дипломга һәм грантка лаек булдылар.
Әлеге ТОСларның эшчәнлеген, алар оештыра торган чараларны "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы даими яктыртып бара. Бу иҗтимагый оешма әлеге йортларда яшәүчеләрне активлыкка, бердәмлеккә, проблемаларын бергәләп хәл итәргә, кыскасы, үз йортларында үзләре чын хуҗа булырга өйрәтә. Клара Безбородова җитәкләгән "Кировское" һәм Светлана Соболева җитәкчелегендәге "Альфа" ТОСлары йорт ишегалларында нинди генә мәдәни, спорт-сәламәтләндерү чаралары үткәрмиләр?! Үз территорияләрен төзекләндерүдә дә бергәләп катнашалар.
Быел республикада "ТРда иң яхшы ТОС" бәйгесе игълан ителгәч, әлеге иҗтимагый оешмалар бу дәрәҗәле олы бәйгедә катнашырга булалар.
- Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган әлеге бәйгедә Татарстаннан 165 ТОС катнашырга теләк белдерде. Бәйгенең гомуми грант фонды 50 миллион сум дигәч, бигрәк тә кызыксындык. Безнең эшчәнлекне сигез критерий буенча бәяләделәр, - ди Клара Безбородова.
- Конкурста катнашкан 165 ТОСның 120се генә грантка лаек булды. Без менә дүртенче урынга чыктык. Шунысына да бик сөендек. Бу - ТОСның эшчәнлеген тагын да активлаштыру, территориябезне төзекләндерү өчен өстәмә матди ярдәм дигән сүз бит, - дип шатлыгын уртаклашырга ашыкты Светлана Соболева да.
Конкурс лауреатларына Дипломнарны Казан Раштуасында тантаналы шартларда тапшырдылар. Без дә "Кировское" һәм "Альфа"ны беренче олы бүләкләре белән тәбриклибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев