Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үтәгәнлеләрне санаячаклар

1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Россиядә халык санын алу үткәрелә. Әмма бу юлы барыбызны да санамаячаклар. Быелгы сан алу "микроперепись" дип атала. Бу турыда тулырак аңлатма бирүен сорап, район статистика бүлеге начальнигы Әлфия ТИМКИНАга мөрәҗәгать иттек. 2015 елдагы сан алу кампаниясе Россия Хөкүмәтенә илдәге халыкның хәле турында актуаль социаль-демографик белешмә...

1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Россиядә халык санын алу үткәрелә. Әмма бу юлы барыбызны да санамаячаклар. Быелгы сан алу "микроперепись" дип атала. Бу турыда тулырак аңлатма бирүен сорап, район статистика бүлеге начальнигы Әлфия ТИМКИНАга мөрәҗәгать иттек.
 
2015 елдагы сан алу кампаниясе Россия Хөкүмәтенә илдәге халыкның хәле турында актуаль социаль-демографик белешмә алырга ярдәм итәчәк. Сан алу барышында сезгә 28 сорауга җавап бирергә туры килә.
Әгерҗе районында быелгы сан алуда нибары 1065 кеше катнашачак. Бу барлык район халкының 2,7 проценты гына. Бу эшкә өч сан алучы тартыла. Алар - мәгариф хезмәткәрләре. Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен сан алучылар өегезгә килгәч алардан таныклыкларын сорарга кыенсынмагыз. Сан алучыларга 463 торакта булырга туры киләчәк. Алар кайсы йортларда сан алачаклар соң?
Сан алучылар1-31 октябрьдә Әгерҗедә Гагарин урамындагы 10,12нче, К. Маркс урамында 13,15нче, Маяковский урамында 1, 3, 5, 12нче, Пушкин урамында 1, 3, 5нче, II Гагарин тыкрыгында 6а, Гагарин урамында 58-66нчы һәм Горький урамында 55-67нче йортларда яшәүчеләргә киләчәкләр. Авылларда исә нибары Үтәгәндә генә сан алу узачак.
Әлеге йортларда яшәүче райондашларыбыз сан алудагы сорауларга тулы җавап бирерләр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев