Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үтәгәннән Галина Әминевадан рецептлар: бик тәмле булырга тиеш

Үтәгәндә бик тә уңган-булган хуҗабикә Галина ханым ӘМИНЕВА кышка запасны бик мулдан әзерләгән. Ул алтмышлап банка компот япкан, кырыклап банка кыяр-помидор тозлаган, йөзләп банка салат ясаган. Уңган хуҗабикә бу көннәрдә кәбестә тозлау белән мәшгуль. Хуҗабикәләргә ул берничә рецепт тәкъдим итә. Солянка 2 кило кәбестә, 2 кило помидор, 1 кило суганны...

Үтәгәндә бик тә уңган-булган хуҗабикә Галина ханым ӘМИНЕВА кышка запасны бик мулдан әзерләгән.

Ул алтмышлап банка компот япкан, кырыклап банка кыяр-помидор тозлаган, йөзләп банка салат ясаган. Уңган хуҗабикә бу көннәрдә кәбестә тозлау белән мәшгуль. Хуҗабикәләргә ул берничә рецепт тәкъдим итә.

Солянка

2 кило кәбестә, 2 кило помидор, 1 кило суганны турыйбыз, 1 кило кишерне кыргычтан уабыз. Шуңа 0,5 литр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы тоз, 11 аш кашыгы шикәр комы, 15 данә кара борыч, 5 лавр яфрагы салып бер сәгать пешерәбез.

Теләгән кешегә солянкага гөмбә дә салырга була. Әмма аны салганчы 15 минут пешереп, суын түгәргә кирәк.

Солянканы ашка салырга да була, болай ашарга да бик тәмле. Шушы катнашмадан 700 граммлы 5 банка чыга.

Кәбестә тозлыйбыз

Кәбестәне эрерәк итеп шакмаклап турыйбыз, шуңа эре кыргычтан уылган кишер, укроп, сарымсак салып болгатабыз. Шуларның барысын да банкага тыгызламыйча тутырабыз.

Маринад: 1 литр суга 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз салып кайнап чыгар алдыннан 2 аш кашыгы уксус өстибез. Маринадны суытып кәбестә өстенә коябыз һәм капкачлап куябыз. Бер атнадан кәбестә әзер була.

Телне йотарлык кәбестә

Кәбестәне саламлап турыйбыз, шуңа угычтан уылган кишер, борчаклы борыч, лавр яфрагы өстәп 0,5 сәгатькә калдырабыз.

Рассол: 3 литр суга 150 грамм тоз салып кайнатып чыгарабыз. Кәбестәне банкага тыгызламыйча тутырабыз һәм суны коябыз. Шул килеш 3-4 көнгә калдырабыз. Әмма истә тотыгыз: көнгә бер тапкыр агач кашык белән кәбестәне баскалап алырга онытмагыз. Банканы капкачлар алдыннан да берничә тапкыр яхшылап баскалап алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев