Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үтәгәннән Нәсыйха апага Маймыл елында 102 яшь тула

    Үтәгәндә гомер кичерүче 101 яшен 1 июльдә тутырган Нәсыйха апа НАСЫЙРОВАга якыннары шаяртып "сиңа әле 1,5 яшь кенә" дип әйтәләр. Исән-сау булса Маймыл елында аңа 102 яшь тула. - И-и, балалар, 100 яшь "пүчтәк" кенә булган икән, мин ул яшьтә йөгереп йөри идем. Менә бер гасырдан узгач эшләр кирегә китте...

    Үтәгәндә гомер кичерүче 101 яшен 1 июльдә тутырган Нәсыйха апа НАСЫЙРОВАга якыннары шаяртып "сиңа әле 1,5 яшь кенә" дип әйтәләр. Исән-сау булса Маймыл елында аңа 102 яшь тула.

    - И-и, балалар, 100 яшь "пүчтәк" кенә булган икән, мин ул яшьтә йөгереп йөри идем. Менә бер гасырдан узгач эшләр кирегә китте бит әле. Баш та гөжли, әйләнә дә, хәтер ягы да саекты, - ди Нәсыйха апа бераз уфтанып. Һәм шунда ук өстәп тә куйды:

    - Ходайга рәхмәт инде бу кадәр озын гомер биргәнгә.

    Ә бит заманында авылның Ак әбисе җимерттереп дөнья көткән, колхозда да авыр эштә булган. Ире Нургали белән нибары биш кенә ел яшәп калалар. Сугыш кырларыннан кайту насыйп булмый Нургалигә. Бу хәсрәт кенә җитмәгән, 4 яшьлек улы да суга төшеп үлә. Нәсыйха бердәнбер кызы Розаны ялгызы тәрбияләп үстерә. Көне буе колхоз эшендә булган яшь хатын төннәрен тегү тегә. Килешми торган күлмәкләрне дә матурлап төзәтеп бирә.

    100 яшьлек юбилеена барганда Нәсыйха әби кунакларга бик сөенгән иде. Ул чагында гомере буе ураза тотуы, намаз укуы, "Әгерҗе хәбәрләре"н яратуы турында бик тәфсилләп сөйләде. Алай гына да түгел, бик күп еллар бал кортлары тотуы турында әйткәч "мин бал белән чәй эчкәнгә сәламәт, бүлниснең кайда икәнен дә белмим", дигән иде.

    - 101е тулгач әнкәйнең көе китте әле бераз. Хәтере югала башлады, гел Исәнбайга кайтам дип сөйли. Әле өй эчендә йөреп тора. Кеше кергәнне бик ярата әнкәй, кунакка килегез, - дип чакырып калды Роза апа.

    Үтәгәннең Ак әбисен һәм Роза апаны без дә Яңа ел белән котлыйбыз.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: