Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тимер юлда... автобус

Сезнең тимер юл рельслары буенча баручы автобусны күргәнегез бармы? "Содружество" шәһәр яны компаниясе 27 майдан тимер юллар буенча рейс автобусы йөртә башлады һәм ул безнең район аша да үтә. Әлеге рейс автобусы иртән "Круглое Поле-Ижау" (Әгерҗегә 9 сәгать 28 минутта килеп җитә, 2 минут тора) маршруты буенча килә һәм Ижауга...

Сезнең тимер юл рельслары буенча баручы автобусны күргәнегез бармы? "Содружество" шәһәр яны компаниясе 27 майдан тимер юллар буенча рейс автобусы йөртә башлады һәм ул безнең район аша да үтә.
Әлеге рейс автобусы иртән "Круглое Поле-Ижау" (Әгерҗегә 9 сәгать 28 минутта килеп җитә, 2 минут тора) маршруты буенча килә һәм Ижауга кадәр туктамыйча бара. Кич белән ул "Ижау-Круглое Поле" (Әгерҗедә 18 сәгать 40 минутта була) маршруты буенча китә. Хәзер күпләр тимер юл автомобиль транспортына өстенлек бирәләр. Шуңа күрә РА1 яки "РАшка" (тимерьюлчылар аны шулай дип атыйлар) - нәкъ менә алар өчен. Ул - бер вагоннан гына торучы гади поезд.
Без дә Ижау регионы буенча пассажир бүлеге начальнигы урынбасары Владимир Женин һәм поездларны озатучылар резервы начальнигы Татьяна Глушкова белән бергә әлеге поездда сәяхәт итеп кайттык. "Шәһәр яны компанияләренең киләчәге өметле. Уйлап карагыз, 5-6 ел элек кенә Ижауда 3 машина бергә туры килсә "бөке" хасил итә дип әйтә идек. Ә хәзер "бөкедә" 45әр минут торган вакытлар да була. Шәһәрдә машиналарның күплегеннән тәмам туйган халык поездда йөрүгә күчәр дип ышанабыз", - ди Владимир Павлович.
"Содружество" җәмгыяте генераль директоры Иван Беловның планнары зурдан. Уйланган эш-гамәлләре тормышка аша башлады инде. Һәм алар барысы да пассажирларга уңайлы булсын өчен эшләнә", - ди Татьяна Юрьевна. Мәсәлән, "Ижау-Круглое Поле" шәһәр яны поездында бар шартлар тудырылган. Биредә чәй, кофе, минераль су тәкъдим итәләр. 4 мультимедиа җайланмасында фильм, мультфильм, тапшырулар - барысы да пассажирлар теләге буенча күрсәтелә.
РА1 рейс автобусының бары бер уңайсыз ягы бар: биредә әлегә бәдрәф юк. Пассажирлар арткан очракта РА1не өч вагонлы РА2 алыштырачак. Ул тагын да заманчарак. Һәм анда бәдрәф тә бар.
Без сәяхәткә чыккан көнне автобуста пассажирлар аз иде. Чөнки күп кенә райондашлар аның турында белми икән әле. Ә кемнәр бу поездда йөреп караган, аның уңайлылыгын аңлаганнар инде. Әнә, ветеран укытучы Тамара Эртель Тирсәгә танышларына кайткан. "Әлеге поезд турында ишетмәгән идем. Кичә беренче тапкыр утырдым. Һәм бик тә ошады миңа биредә. Кечкенә станцияләргә шундый бүләк ясаганы өчен компаниягә рәхмәт", - ди Тамара Ивановна.
Кызы һәм оныклары белән Әгерҗегә барырга чыккан Лидия Нестерова да фикерләре белән уртаклашты. "Мин гомер буе юл монтеры булып эшләдем. Мондый вагоннарда элек безгә начальниклар гына килә иде. Әлеге автобус йөри башлагач та, без комиссия яки җитәкчеләр киләдер дип уйладык. Ә эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, бик шатландык. Әгерҗегә бару өчен безгә иртүк автобуска чыгарга кирәк. Балалар да кечкенә, автобус тукталышына ара да якын түгел. Аннан автобус Әгерҗегә бик иртә килеп җитә. Ә бу поездга ашыкмыйча гына чыгабыз, базар-кибетләрдә йөрергә дә өлгерәбез. Хәзер анда гына йөриячәкбез", - диде ул.
Кечкенә "РАшка"ның пассажирлары күп булсын. Хәерле юл сиңа, тимер юллар буенча баручы рейс автобусы!
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев