Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Тимур Сөләйманов яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде

Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов 1987 елның 4 гыйнварында Казанда туган

Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов 9 сентябрьдә яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары вазифасына билгеләнгән иде.

Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов 1987 елның 4 гыйнварында Казанда туган. Казан дәүләт университетының икътисад һәм Гранада шәһәре (Испания) университетының икътисад факультетын тәмамлый, КФУ аспирантурасын тәмамлый. Министрлык оештырылганчы "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фондының башкарма директоры булып эшли. Бер улы һәм ике кызы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев