Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тынгысыз хезмәт ияләре

25 мартта Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Ул көнне һәр мәдәни чараның, бәйрәмнең үзәгендә кайнаучы, төн йокыларын калдырып сценарийлар, концерт программалары төзүче, халык күңелендә уелып калырдай кичәләр әзерләүче тынгысыз җанлы мәдәният хезмәткәрләре үзләре дә ял иттеләр. Чөнки һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган матур кичәдә бу юлы алар тамашачы ролендә иде. Мәдәният...

25 мартта Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Ул көнне һәр мәдәни чараның, бәйрәмнең үзәгендә кайнаучы, төн йокыларын калдырып сценарийлар, концерт программалары төзүче, халык күңелендә уелып калырдай кичәләр әзерләүче тынгысыз җанлы мәдәният хезмәткәрләре үзләре дә ял иттеләр. Чөнки һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган матур кичәдә бу юлы алар тамашачы ролендә иде.
Мәдәният йортлары һәм клуб, музейлар, китапханәләр, балалар сәнгать мәктәбе, кино челтәре, "Әгерҗе" радиосын берләштерүче район мәдәният бүлегендә иҗади эшләүче, фантазиягә бай, энтузиаст хезмәткәрләр эшли. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова аларны бәйрәм белән котлап: "Түземлегегез, үз хезмәтегезгә фанатларча бирелгәнегез, ял-бәйрәмнәрдә дә вакыт белән исәпләшми эшләгәнегез өчен рәхмәт сезгә", - диде. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Шакирова да изге теләкләрен җиткереп, районда республика, төбәкара, хәтта бөтенроссия күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаучы сәнгать осталарыбыз булуы белән горурлануын белдерде. "Янып-көеп йөргәнегез, яңа идеяләрне тормышка ашырганыгыз, халык өчен тырышканыгыз өчен рәхмәтем чиксез сезгә," - диде ул. Аннан өч ел эчендә Варкләд-Бодья, Күләгәш, Пеләмеш авылларында яңа Мәдәният йортлары сафка басачак дигән сөенечле хәбәр җиткерәм. Һәр тармак җитәкчеләре үз эшчәнлекләре турында сөйләгәннән соң, сәхнә түрендә иң лаеклыларны тәбрикләделәр. Алар арасында бөтен гомерен мәдәнияткә багышлаган Исәнбайдан Өлфәт Тукманов та (рәсемдә) бар иде. "ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын тапшырулары көтелмәгән бүләк булды. Эшемне күрә һәм лаеклы бәяли белгәннәре өчен җитәкчеләребез Гөлчәчәк Сәләхиева һәм Эльвира Нәбиевага зур рәхмәт", - диде Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Менделеев каласы сәнгать осталарының матур чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев