Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тыныч тормышның кадерен белегез

"Безнең буын сугышта да, тыныч хезмәттә дә ил алдындагы үз бурычын үтәде. Дөнья сезгә кала, балалар. Миллионлаган совет сугышчысының гомере, тылдагыларның җиңү хакына дип эшләгән хезмәт батырлыгы бәрабәренә яулап алынган тыныч тормышның кадерен белеп яшәгез". Бу - ветераннар әйтә торган яңгыравык сүзләр генә түгел. Бу - аларның җан авазы. Әгерҗедә...

"Безнең буын сугышта да, тыныч хезмәттә дә ил алдындагы үз бурычын үтәде. Дөнья сезгә кала, балалар. Миллионлаган совет сугышчысының гомере, тылдагыларның җиңү хакына дип эшләгән хезмәт батырлыгы бәрабәренә яулап алынган тыныч тормышның кадерен белеп яшәгез". Бу - ветераннар әйтә торган яңгыравык сүзләр генә түгел. Бу - аларның җан авазы.

Әгерҗедә яшәүче 94 яшьлек сугыш ветераны Николай Степанович БАХТИН да безне шундый сүзләр белән каршы алды. "Сәламәтлеге бик нык какшагангамы, быелгы Җиңү бәйрәмен аеруча сагаеп, ә шулай да бик көтеп алды. Менә сез килгәнче фронтта һәм яшь чактагы фотоларын барлап куйды", - дип каршы алды район башлыгы Валерий Макаровны ветеранның җәмәгате Надежда Михайловна.
Әйе, сугышта ил азатлыгы өчен көрәшкән арсландай ирләрне дә фронтта алган яралары һәм еллар сындырып сыный шул. Берничә операция, инсульт кичергән Николай Степанович әле бер дә төшенкелеккә бирелми, янәшәсендә аны сабый баланы карагандай тәрбияләүче хатыны булганга сөенеп туялмый. Аңа авырлык китермәскә тырышып, "агач аты"на - урындыкка тотынып булса да фатир эчендә үзе йөри. Хәтере дә сөбханаллаһ әле. Район башлыгы белән саргайган фотоларны карый-карый авыр фронт юлларын да искә алды ул. Яңа җитәкчене моңа кадәр гәзиттән генә күреп белсә, Валерий Макаровның Җиңү бәйрәме белән тәбрикләргә үзе килүенә, Россия һәм Татарстан Пнрезидентларының тәбрикләүләрен һәм бүләк тапшыруына сабый баладай сөенде. Ә күкрәгендәге дистәләгән сугышчан орден-медальләре янына "Совет Армиясенең һәм Хәрби-диңгез флотының 95 еллыгы хөрмәтенә" истәлек билгесен кадагач, нәкъ яшь чактагыча: "Советлар Союзына хезмәт итәм!" - диде 94 яшьлек ветеран.
ххх
Район башлыгы бу көнне тагын бер мөхтәрәм сугыш һәм хезмәт ветераны, райондашларга бик тә яхшы таныш "Әгерҗе Левитаны" 87 яшьлек Раүнак ага ШӘРИПОВны тәбрикләргә өенә килде. Ул баһадир гәүдәле, көр тавышлы, район Сабан туйларын алып баручы, аһәңле тавышы белән "Мәдинә-гөлкәем"не бик яратып җырлаучы буларак күпләрегезнең күз алдында торадыр әле. Нишлисең, авыру шундый ирләрне дә аямый шул. Раүнак ага үзе дә эш өчен янып йөргән көчле чакларыннан кайбер эпизодларны Валерий Макаров белән уртаклашып алды. Гомере буе җаваплы урыннарда эшләгән ветеранны райондагы хәлләр бүген дә бик кызыксындыра. Ул әле дә "Әгерҗе хәбәрләре"н көтеп алуын, район тормышыннан хәбәрдар булуын әйтеп сөендерде.
Район башлыгы сугыш ветераннарының проблемалары белән дә кызыксынды һәм аларның сорауларын беркайчан да җавапсыз калдырмаячагын белдерде.
Социаль хезмәткәрләр шәһәрдәге барлык сугыш ветераннарын тәбрикләргә, Президентлар котлауларын, район башлыгы бүләген тапшырырга өйләренә килделәр. Күпләрегез 9 Майда бәйрәм тантаналарына килә алмасагыз да, якыннарыгыз янәшәсендә Җиңүнең 70 еллыгын да күрергә насыйп булсын әле сезгә, мөхтәрәм ветераннарыбыз!
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев