Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тынычланырга урын юк

Октябрь аенда районыбызның мәгариф учреждениеләре җитди сынау уздылар. 24 мәктәптә, 21 балалар бакчасында, балаларга белем бирү-савыктыру һәм мәктәптән тыш эшләр үзәкләрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм контроль департаменты зур тикшерү үткәрде. Әлеге имтихан һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләвен үтенеп, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә САФИУЛЛИНАга мөрәҗәгать...

Октябрь аенда районыбызның мәгариф учреждениеләре җитди сынау уздылар. 24 мәктәптә, 21 балалар бакчасында, балаларга белем бирү-савыктыру һәм мәктәптән тыш эшләр үзәкләрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм контроль департаменты зур тикшерү үткәрде. Әлеге имтихан һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләвен үтенеп, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә САФИУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.
- Вәсилә Гарәфетдиновна, соңгы елларда мәгариф учреждениеләренең мондый зур һәм җитди тикшерү үткәне бар идеме?
- Департамент 2006 елда ук оештырылса да безнең районга әле беренче тапкыр гына шундый зур тикшерү белән килделәр. Мәгариф учреждениеләрендә законнар үтәлешен тикшерү бүлеге начальнигы Любовь Лысенкова җитәкчелегендә 11 белгечтән торган 5 бригада эшләде.
Департамент өч юнәлеш - мәгариф өлкәсендәге законнарның үтәлеше, сыйфатка контроль, лицензия таләпләренең һәм шартларының үтәлеше буенча тикшерүләр үткәрә. Гадәттә бу комиссия башка районнарда өч юнәлешнең берсен генә сайлап алып тикшерә иде. Әгерҗе районы Казаннан ерак булгангамы, департамент, безнең районга бер җыенып килгәч, берьюлы өч юнәлеш буенча да тикшерү уздырды. Фәкать 1нче гимназия, 3нче мәктәп, коррекцион мәктәп-интернат, Сарсак-Омга һәм Кадыбаш балалар бакчалары гына тикшерүгә эләкмәделәр. Бу әлеге учреждениеләр җитди сынаудан читтә калды дигән сүз түгел. Киләсе елга әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча язылган кисәтүләрнең үтәлешен тикшерергә килгәч, аларны да шундый ук сынау көтә. Департамент комиссиясенә Мәгарифне үстерү институтыннан тагын 3 белгеч тә кушылган иде. Алар исә берничә мәктәп-бакчада дәресләрдә, занятиеләрдә катнашып тирән анализ ясадылар.
- Теләсә нинди тикшерү уңай яклар белән бергә кимчелекләрне дә ачыклый. Гадәттә эшләмәгән кешенең генә хатасы булмый. Тикшерү барышында нинди җитди проблемалар, җитешсезлекләр ачыкланды?
- Белгәнегезчә, быелның 1 сентябреннән мәгариф учреждениеләре яңа закон буенча эшли башладылар. Безнең районга бу тикшерү шундый катлаулы чорга туры килде, элекке закон таләпләре бүгенгә ярамый. Ә яңасы әле тормышка ашырыла гына башлады. Шуңа күрә безнең мәгариф учреждениеләренә норматив базаны яңа закон таләпләренә туры китереп эшләү өчен 6 ай вакыт бирелде. 2014 елның 17 апрелендә без комиссия язып киткән кисәтүләрнең үтәлеше буенча департаментка отчет бирергә тиеш. Моннан тыш, мәктәп-бакчалар гаражларын, сарайларын, башка корылмаларын 6 ай эчендә дәүләт теркәве үткәрү буенча зур эш көтә. Аннан соң белем бирүнең сыйфаты буенча җитди кисәтүләр булды. Дөрестән дә, безнең район сыйфат буенча нык аксый. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча артта сөйрәлү нәтиҗәсендә без - әлегә республикадагы 46 район арасында 41 урында. Документлар тутыру буенча да җитешсезлекләр әйтелде. Мәгариф учреждениеләренә бирелгән предписаниеләрдә барысы да күрсәтелгән һәм без хәзер җитешсезлекләрне төзәтү буенча җитди эш алып барачакбыз. Аларның барысын да шәхсән үзем һәм мәгариф идарәсе белгечләре ныклы контрольдә тотачаклар.
- Тикшерү барышында җитди кимчелекләр ачыкланса, зур суммада штрафлар салына. Бу тикшерү мәктәп-бакчаларның кесәсенә сукмадымы?
- Шунысы сөенечле, бер генә мәгариф учреждениесенә дә, аларның җитәкчесенә дә штраф салынмады.
- Сезнең фикерегезчә, тикшерү вакытында кайсы учреждениеләр йөзгә кызыллык китермәделәр?
- Тикшерү мәктәп-бакча җитәкчеләренең, завучларның һәм, гомумән, коллективның һөнәри осталыгын, заман таләпләрен ничек үтәвен бик ачык күрсәтте. Булганнан бар да була, диләр бит. Тикшерү барышында да Кадыбаш, Исәнбай, Күләгәш, Кичкетаң мәктәпләре, Тирсәдәге "Миләүшә", Варкләд-Бодья, Нарат бакча- башлангыч мәктәпләре, 1нче шәһәр бакчасының эшләре күп яктан мактауга лаек булды. Дәресләрдә катнашкан комиссия белгечләре 4нче мәктәптән Галина Сисина, Елена Кондрашина, Кичкетаңнан Эльмира Зиннәтуллинаның эшен югары бәяләделәр.
- Ә гомумән алганда Әгерҗе районы мәгариф идарәсенә департамент комиссиясе нинди бәя бирде?
- Әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча 1 ноябрьдә район хакимиятендә департаментның әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Баһаутдинова һәм район башкарма комитет җитәкчесе Андрей Авдеев катнашында киңәшмә булды. Ирина Павловна районыбыз мәктәп-бакчаларының әлеге тикшерүгә җитди әзерләнүен билгеләп үтте. Бигрәк тә тикшерүчеләрне документлар белән тәэмин итүдә бернинди тоткарлыклар булмавын мактап үтте. Монда мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, завучлар, методистлар, мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре зур хезмәт куйдылар. Мин аларга олы рәхмәтемне җиткерәм. Тикшерү нәтиҗәләре безгә эшебезне тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен тагын бер зур этәргеч булды. Теләсә нинди тикшерү психологик яктан авыррак кабул ителсә дә мин аның нәтиҗәләре буенча эшләү файдага гына дип саныйм.
- Шулай итеп, җитди сынау артта калды. Районыбыз мәгариф хезмәткәрләренә теләкләрегез...
- Тикшерү төгәлләнде дип тынычланырга урын юк безгә. Киресенчә, педагоглар алдында гаять зур бурычлар тора. Иң мөһиме - белем бирүнең сыйфатын күтәрү, укучыга бүген алган белемен киләсе тормышында файдаланырдай итеп бирү. Укытучы бер урында гына таптанырга тиеш түгел. Ул һәрчак үсештә булганда гына яхшы нәтиҗәгә ирешә ала. Моның өчен укытучыга дәрес белән генә чикләнмичә, һәр укучы белән шәхси, кирәк икән дәрестән соң да шөгыльләнергә, үз белемен даими күтәрергә, төрле бәйгеләрдә үзенә дә, укучыларына да актив катнашырга, ата-ана белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк. Балага белемнең кирәклеген бакчадан ук төшендергәндә генә сыйфатның күтәрелүенә ирешә алырбыз. Моның өчен хәзер мәктәпләрдә шартлар тудырылган, хезмәт хаклары да зарланырлык түгел. Безне мәгарифтәге бөтен яхшы алымнарны үзенә туплаган Сингапур методы буенча укытуга күчү көтә. Шәһәр мәктәпләре укытучылары өчен мондый курслар оештырылды инде. Яңа елдан авыл мәктәпләре укытучылары да бу алдынгы методка өйрәтеләчәкләр. Мин ышанам, уртак тырышлык белән Әгерҗе районы мәгариф идарәсе белем бирүнең сыйфаты буенча артталыктан чыгачак.
- Вәсилә Гарәфетдиновна, әңгәмәгез өчен рәхмәт! Эшләрегез һәрчак уң булсын.
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев