Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тыныч бул, сабый

"Игътибар - балалар!" Бөтенрәсәй профилактик акциясенең III этабы тәмамланды. Ул көннәрдә Әгерҗе ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре дә көчәйтелгән режимда эшләделәр. 1-10 ноябрь көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрен нәкъ менә шушы юнәлештә алып бардылар. "Иң әдәпле җәяүле", "Балаңның каешын бәйләдеңме - приз ал", "Мәктәпкә юл" кебек акцияләр уздырылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар бакчалары...

"Игътибар - балалар!" Бөтенрәсәй профилактик акциясенең III этабы тәмамланды. Ул көннәрдә Әгерҗе ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре дә көчәйтелгән режимда эшләделәр.
1-10 ноябрь көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрен нәкъ менә шушы юнәлештә алып бардылар. "Иң әдәпле җәяүле", "Балаңның каешын бәйләдеңме - приз ал", "Мәктәпкә юл" кебек акцияләр уздырылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар бакчалары мәктәпләр янында кизү тордылар. Рейдка укучылар үзләре дә чыктылар. Алар - юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары. 4нче мәктәпнең яшь инспекторлары фәнни һәм мәгариф программаларны финанслау дирекциясе филиалы начальнигы Раушания Тимкина җитәкчелегендә үз мәктәпләре янында кизү тордылар. Алар инвалидларга, өлкән яшьтәгеләргә, кечкенә балалы әниләргә юл аша чыгарга ярдәм иттеләр. Ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләргә "Тукта! Синең тормышыңа куркыныч яный!" дип аталган карточкалар тапшырдылар. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викториналар, бәйгеләр уздырдылар. "Юл-патруль хезмәткәрләреюлларда машиналарның наряды тизлек режимын үтәүгә контрольне көчәйтте, аларның җәяүлеләргә юл бирүен тикшерде. Шул ук вакытта җәяүлеләрнең дә юл кагыйдәләрен ничек үтәве, балаларны машинада ничек йөртүләре тикшерелде", - ди юл-патруль хезмәте инспекторы Рәшид Әлмөхәммәтов.
Машина йөртүчеләрнең исләренә тагын бер кат төшерәсе килә: бала креслосы - купшылык түгел, ә саклану чарасы. Кайберәүләр хәтта сабыйның каешын каптыруга да игътибар бирмиләр. Менә шундый битарафлык аркасында сабыйларның гомерләре өзелә дә инде.
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән без дә рейдка чыктык һәм автомобильләрдә балаларны йөртүне күзәттек. Рейд барышында бу кагыйдәне бозучыларга карата 9 беркетмә төзелде. Шунысы сөенечле: законга колак салучы гражданнар күбрәк булып чыкты. 11 автомобиль йөртүчегә призлар, ә аларның балаларына уенчыклар тапшырылды.
Иң беренче булып бүләккә Әгерҗедән Флүр Сундуков ия булды. Ул - тәҗрибәле шофер, ике оныгы бар. Беренче оныклары тугач ук бала креслосы сатып алганнар. "Мин юл кагыйдәләрен бозмаска тырышам. ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына эләгүдән түгел, ә якыннарымны югалтудан куркам", - ди ул. Раушания Тимкина аңа бүләк белән бергә "Минем балама куркыныч түгел" дигән наклейка да тапшырды.
Законга буйсынучы шоферлар арасында Әгерҗедән фермер Газизҗан Шәвәлиев та бар. "Юл кагыйдәләрен бозмыйча гына барганда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатса, кәеф бозыла. Ә бу юлы киресенчә - бүләк бирәләр икән", - дип көлде ул. Бу вакытта аның улы балалар креслосында бик тәмләп йоклый иде. Тыныч йокла, сабый, синең куркынычсызлыгың турында әтиең кайгыртып куйган инде. Менә шундыйлардан үрнәк алып, балагызны юлда йөрткәндә бәла-казадан саклауда аеруча игътибарлы булсагыз иде, өлкәннәр!
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев