Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тирә-ягыбызны яшелләндерик!

12 май - Бөтенроссия агач утырту көнендә безнең район территориясендә 800 төп агач утыртылды. "Быел әлеге изге эштә 27нче училище һәм Әгерҗе урман хуҗалыгы, Красный бор урманчылыгы һәм мәктәбе, Девәтернә урманчылыгы һәм авыл җирлеге Советы, 2нче шәһәр, Сарсак-Омга лицее, шәһәрдәге барлык балалар бакчалары, Рәис Минаголов җитәкчелегендәге "Ижстройсервис" һәм Марат Вәлиуллинның...

12 май - Бөтенроссия агач утырту көнендә безнең район территориясендә 800 төп агач утыртылды.
"Быел әлеге изге эштә 27нче училище һәм Әгерҗе урман хуҗалыгы, Красный бор урманчылыгы һәм мәктәбе, Девәтернә урманчылыгы һәм авыл җирлеге Советы, 2нче шәһәр, Сарсак-Омга лицее, шәһәрдәге барлык балалар бакчалары, Рәис Минаголов җитәкчелегендәге "Ижстройсервис" һәм Марат Вәлиуллинның "Теплоцентраль", Илнур Мифтахиевның "Стройград" ширкәтләре актив катнаштылар", - диде "Әгерҗе урманчылыгы" учреждениесе директоры Мөхәммәтгали Нәҗипов.
Әлеге акция барышында миләш, юкә, каен, шомырт, чыршы агачлары утыртылды.
×××
Бу көнне 1нче балалар бакчасы территориясенә дә 10 төп миләш һәм шомырт агачлары утырттылар. "Үзебез белән бергә хәзерлек төркеменә йөрүче балаларны да алып чыктык. Аларга агачларны утырту, тәрбияләү серләре, файдасы турында сөйләдек. Үсентеләрне бергәләшеп утырттык. Балалар бакчадан киткәч тә, үзләре утырткан агачларны ташламаска, һәрвакыт килеп тәрбияләп торырга сүз бирделәр", - диде бакча мөдире Гөлнара Шурманова.
Сабыйлар утырткан бу агачлар берничә елдан матур булып үсеп җитәрләр. Бу нәниләр үзләре дә буй җиткән егет-кызлар булырлар һәм бакча яныннан узганда "Мин утырткан агач иде бит бу" дип сокланып үтәрләр.
Кемнәр бу изге эштә катнашмаган, әле дә соң түгел. Агач утырту эше дәвам итә. Үсентеләрне Әгерҗе урманчылыгыннан килеп алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев