Тырыш әмәлен эзли
"Ялкау сәбәбен, тырыш әмәлен эзли", дип юкка гына әйтмиләр. Әнә, бер ел эчендә Кичкетаң фермеры Рамаил ВАҺАПОВ хуҗалыгында да күпме үзгәрешләр булган. Теплицада эш кайный Узган ел кыска гына вакыт эчендә 30 баш терлеккә исәпләгән ферма төзеп, шунда маллар сатып алган, моның өстенә, куянчылык, кәҗә сөте сату белән уңышлы гына...
"Ялкау сәбәбен, тырыш әмәлен эзли", дип юкка гына әйтмиләр. Әнә, бер ел эчендә Кичкетаң фермеры Рамаил ВАҺАПОВ хуҗалыгында да күпме үзгәрешләр булган.
Теплицада эш кайный
Узган ел кыска гына вакыт эчендә 30 баш терлеккә исәпләгән ферма төзеп, шунда маллар сатып алган, моның өстенә, куянчылык, кәҗә сөте сату белән уңышлы гына шөгыльләнә башлаган фермер бу юлы кыска гына вакыт эчендә төзеп куйган теплицасы белән шаккатырды.
- Теплица төзү турында күптәннән хыяллана идем. "Саклык банкы"ннан ике миллион ярым сум кредит алып, ике ай эчендә 3,5 сутый мәйданда 360 квадрат метрлы теплица төзеп куйдык. Киләчәктә аның янәшәсендә тагын шундый ук теплица төзергә планлаштырам, - дип сөйләп китте фермер.
Озынлыгы - 60, киңлеге 6 метрлы теплица алты өлешкә бүленгән. Берсендә кыяр үсә, икенчесендә - кыяр үсентеләре. "Кыярны ел әйләнәсе үстереп сатарга планлаштырабыз. Беренче өлештәгеләре уңыш бирми башлауга, икенче өлештәгеләре өлгереп җитәчәк. Бүгеннән үк аларны кайда сату буенча сөйләшүләр алып барабыз", - ди Рамаил. Моның өстенә, кышын яшел суган, укроп, петрушка, салат, кинза, базилик кебек тәмләткечләр, редис та үстереп сатачаклар. Шуңа күрә хәзердән үк теплицаны кышка җылыту хәстәрен дә күреп куйган фермер. Моның өчен Чаллыдан дизель ягулыгы белән эшләүче 6 җылыткыч алып кайткан. Якын көннәрдә үз коеларыннан теплицага су уздырырга, электр үткәрергә дә планлаштыра. "Эшебез без уйлаганча барса, октябрь-ноябрь айларында яшелчәдән яхшы гына керем ала башларбыз дип өметләнәм", - ди ул. Язын кәбестә, помидор, баклажан, кыяр, баллы борыч үсентеләре сатарга ниятлиләр. Ә менә җәен яшелчәне Чаллы, Алнаш базарларында да тәкъдим итмәкчеләр. "Һәр яшелчәнең, тәмләткечнең үзенчәлеген исәпкә алып үстергәндә, вакыт белән исәпләшми эшләгәндә югары уңыш алуы авыр булмас дип уйлыйм", - ди Рамаил. Теплицада эшләүче ярдәмчеләре Алик Алиев һәм Елена Колбина - нәкъ шундыйлардан. Алар - иртәнге сәгатьләрдән караңгы төшкәнче эштә. Аликның күбрәк вакыты әрҗәләр ясап, тирес ташып узса, Елена үсентеләр янында мәш килә. "Көн узганын сизмибез дә. Кичен өйгә арып-талып кайтып китсәк тә, иртән килүгә алҗуларыбыз онытыла. Үсентеләрнең матур булып үсеп килүе яңа дәрт, көч өсти", - диләр алар.
Әрҗәләрдә - калифорния суалчаннары
Теплицаның бер өлешендә куелган әрҗәләрнең өсте ябулы булуына игътибар итми калалмадым. "Ә боларында нәрсә үстерәсез?" дигән соравымны да көтеп тормыйча, фермер сөйләп тә китте:
- Биредә туфрак уңдырышлы булса да, черемә кертми генә ел саен мул уңыш алуга зур өметләр баглап булмый. Шуңа күрә өч атна элек Чаллыдан өч мең данә калифорния суалчаны сатып алып кайттым. Әрҗәгә тирес салып суалчаннарны шунда җибәрдем. Алар яктылыкны яратмый, шуңа өсләрен ябып куйдым. "Яңа шартларга ияләшерләрме?" дигән куркуларым юкка гына булган, бик тиз җайлаштылар. Бу суалчаннар бер атна эчендә бер чиләк тиресне биогумуска әйләндерергә сәләтле. Атна саен тиресне өстәп торачакбыз. Ә суалчаннар үзләреннән-үзләре әле шул эшкәртелмәгән өлешкә күчә барачаклар, - ди Рамаил.
Без күреп өйрәнгән гади суалчаннарга бик тә охшаш, алардан бары тик төсе белән бераз аерылып торучы калифорния суалчаннары турында сәгатьләр буе сөйли ала Рамаил. Мәгълүматлары да бик кызыклы. Әйтик, аның исәпләвенчә, бер ел эчендә әлеге суалчаннарның саны 30 миллионга кадәр җитәчәк. "Ә аның кадәр биогумусны һәм суалчаннарны кая куймакчы буласыз соң?" - дип сорамый кала алмадым.
- Биогумусның килосын 15-16 сумнан февраль-март айларында сата башларга уйлыйм. Өй шартларында кыяр, помидор үсентеләре үстерү өчен авылда да, шәһәрдә дә биогумуска сорау зур булыр дип уйлыйм. Аны кибетләрдә сату буенча да сөйләшүләр алып барам. Суалчанның үзен дә сатарга мөмкин булачак. Әйтик, инде бүген үк сатып алырга теләүче балыкчылар бар, - ди Рамаил.
Менә шулай авыл читендә урнашкан Рамаил Ваһапов хуҗалыгында, чын мәгънәсендә, тормыш кайный бүген. Алты кешене эшле иткән фермер киләчәктә эш урыннарын да арттырырга исәпли. Ә без бу хуҗалыкка кабат килеп, яңалыклар турында сезгә тагын сөйләрбез әле. Чөнки Рамаил кебек тәвәккәлләр, тырышлар яшәтә бүгенге авылны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев