Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тырыш әмәлен эзли

"Һәр нәрсәнең җае бар, дигәндәй, мал симертүнең дә үз серләре бар. Әйтик, без үгезләрне бер үк вакытта ашатырга, эчертергә тырышабыз", - диләр Яңа Бәзәкәдәге гаилә фермасы хуҗалары Дилүс һәм Гөлназ ЯМАЛИЕВлар. Гаилә фермасы буларак әле быел көзен генә теркәлсәләр дә, мал асрау алар өчен яңалык түгел. "Өйләнешкәннән бирле 10 баштан...

"Һәр нәрсәнең җае бар, дигәндәй, мал симертүнең дә үз серләре бар. Әйтик, без үгезләрне бер үк вакытта ашатырга, эчертергә тырышабыз", - диләр Яңа Бәзәкәдәге гаилә фермасы хуҗалары Дилүс һәм Гөлназ ЯМАЛИЕВлар.
Гаилә фермасы буларак әле быел көзен генә теркәлсәләр дә, мал асрау алар өчен яңалык түгел. "Өйләнешкәннән бирле 10 баштан да ким терлек тотканыбыз юк иде. 6 сыер тоткан чакларыбыз да булды. Ул вакытларда сөт, каймакны Ижауга алып барып сата идек. Хәзер сыерны 3 башка гына калдырдык, ә үгезләр - 23 баш. Сөтне Яңавылдан эшмәкәр Рафис Муллахмәтовка тапшырабыз. 10 сум белән җыя, вакытында акчасын китереп бирә", - ди Гөлназ.
Дилүс тә, Гөлназ да - югары белемле авыл хуҗалыгы белгечләре. Тик белгечлекләре буенча эшләргә урын гына юк авылда. Әти-әни нигезендә төпләнеп калгач, эш юкны сәбәп итеп туган ягын ташлап китәме соң инде Дилүс һәм Гөлназ кебек кендекләре туган җиргә береккәннәр?! "Тырыш әмәлен, ялкау сәбәбен эзли", диләр бит. Алар да уйлашып-киңәшләшкәннән соң үз участокларында терлекләр өчен бина төзеп гаилә фермасы булдырырга ниятлиләр. Үзләре җыйган акчалар янына "Россельхозбанк"тан 700 мең сум кредит та алалар. "Кредит кәгазьләрен рәсмиләштерүдә банк директоры Фәридә Хәдимуллинаның, гаилә фермасы буларак теркәлүдә район башлыгы Фәрит Габбасовның, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллинның, аның урынбасары Ленар Сабировның ярдәме зур булды. Һәркайсына рәхмәтле без", - диләр алар.
Менә шулай дәртләнеп эшкә керешкәч, әниләре Мәрьям авырып китә һәм аны соңгы юлга озаталар. Көзгә таба яңадан төзелеш эшләрен дәвам итәләр. Кыска гына вакыт эчендә 300 квадрат метрга якын мәйданлы бина сафка баса. "Тулаем алганда, төзелеш эшләренә 2 миллион сумга якын акча китте. Эшләрнең яртысыннан күбрәген тәмамлагач, Татарстан Хөкүмәтеннән 250 мең сум субсидия алдык. Терлек алгач, тагын шулкадәр үк акча биреләчәк, дигәннәр иде. Бу акчалар да килгән, дигән хәбәр бар", - ди Дилүс.
"Ашаган белми, тураган белә", диләр. Төзелеш эшләре вакытында кичергән авырлыкларны хуҗалар үзләре генә белә торганнардыр инде. Җәй - болай да авыл кешесе өчен кызу эш чоры бит ул. Ямалиевларның да 20 гектар пай җирләре бар. Анда ашлык, үлән чәчәләр. Әнә, быел да кышка терлекләр өчен шул җирләрдән 100 рулоннан артык печән, 150ләп рулон салам, 40 тонна ашлык әзерләгәннәр. Кызу эш вакытында булышкан кешеләргә, күрше-тирәләренә дә өлеш чыгарганнар. "Әле ярый, бу эшләрне башкарырга техникабыз бар. Печән кысу җайланмасын гына ала алмадык әлегә. Инде анысы да булса, эшебез бермә-бер җиңеләер иде", - диләр Ямалиевлар. Бу эшләргә 15 сутый кызыл чөгендер, 10 сутый азык чөгендере, 15 сутый бәрәңге, өй янындагы бакчада күп итеп яшелчәләр үстерүләрен, 7 баш корт тоту мәшәкатьләрен дә өстәсәң... "Авыл кешесенең эшен тавык та чүпләп бетерми" диюләре нәкъ менә шушы була торгандыр инде ул. "Әле ярый, кызларыбыз Гүзәл һәм Энҗе бар, алар - иң зур ярдәмчеләребез", - дип сөенәләр әти-әниләре.
Менә шулай, уртак тырышлык, йокысыз төннәр бәрабәренә сентябрь аена терлек бинасын төзеп бетерәләр алар. Ә октябрь аенда Удмуртиядән үгезләр алып кайталар. "Килешү нигезендә әлеге үгезләрнең һәр килограмм тере авырлыгы өчен 40 сум акча кире кайтарылырга тиеш. Документларны җыйдык инде, хәзер сабыр гына көтәсе кала", - диләр Ямалиевлар. Бүгенге көндә абзарларында 26 баш мөгезле эре терлекләре бар. Терлек бинасы дүрт өлешкә бүленгән: берсендә зур үгезләр, икенчесендә кечерәкләре бәйләнеп куелган. Ә өченчесе әлегә буш. Биредә киләчәктә бозаулар тотарга ниятлиләр. Ә дүртенче өлеш азык тоту өчен файдаланыла.
"Үгезләребез янына көнгә өч тапкыр чыгабыз. Бергәләп эшләгәндә, ике сәгатькә якын вакыт китә", - диләр Ямалиевлар. Көненә 14әр чиләк чөгендер турауларын гына исәпкә алганда да бу кадәр мал асрауның никадәр мәшәкатьле булуын чамалавы кыен түгел. Тик алар бернинди хезмәттән дә курка торганнардан түгел. "Җәй көне иртән 4тә торабыз, кыш көне - 5тә. Малны бер үк вакытта ашарга күнектерсәң, күпкә яхшырак. Ә кирәксә дә, кирәкмәсә дә абзарга кереп, аларны борчып йөрмәскә кирәк", - ди Дилүс. "Тоз, акбур, витаминлы биоөстәмәләр турында да онытырга ярамый", - дип кушыла Гөлназ. Менә шулай акрынлап терлек симертү серләренә төшенеп киләләр алар. "Үзебезгә мал табибы да булырга туры килә. Инде үзебез дәвалый алмасак, Әгерҗедәге тәҗрибәле табиб Әнвәр абый ..... мөрәҗәгать итәбез. Рәхмәт, үтенечебезне аяк астына салмый", - ди Дилүс.
Киләчәктә мал санын арттыру, печән саклау өчен склад төзү хыяллары да бар. 1-2 кешене эшле итәргә дә ниятлиләр. Нәкъ мәкальдәгечә, "Теләк булгач, беләк карышмый" ул. Максат-хыялларын тырыш куллары ярдәмендә менә шулай чынбарлык итә бүген Ямалиевлар гаиләсе.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев