Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тирсә балалар бакчасы – җиңүче

    Бакча 500 мең сум грантка ия

    ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьләләре комиссиясе исеменнән игълан ителгән «ТР муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» республика бәйгеләренә нәтиҗәләр ясалды.

    Тирсәнең “Миләүшә” балалар бакчасы, бәйгедә җиңү яулап, 500 мең сум гранка ия булды. Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы бинасында бүләкләделәр. Сертификатны бакча мөдире Гөлназ Ягъфәровага ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырдылар.    

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: