“Тирсә-Транс“ участогы шоферы Вячеслав Каиров: “Машинаны күз йомып та йөртә алам“
"Мин КамАЗымны күзне йомып та йөртә алам", - дип шаяртырга ярата "Тирсә-Транс" участогы шоферы Вячеслав КАИРОВ. Моннан 32 ел элек Кукмарадагы курсларда укып "права" алгач, "Сельхозтехника"да, "Елабугагазстрой", "Агроснаб" оешмаларында шофер булып эшләгән Слава. Үзләре яши торган Яңа Акхуҗадан "Тирсә-Транс" участогына барып эшләвенә дә ун елга якын инде. - Кайда гына...
"Мин КамАЗымны күзне йомып та йөртә алам", - дип шаяртырга ярата "Тирсә-Транс" участогы шоферы Вячеслав КАИРОВ.
Моннан 32 ел элек Кукмарадагы курсларда укып "права" алгач, "Сельхозтехника"да, "Елабугагазстрой", "Агроснаб" оешмаларында шофер булып эшләгән Слава. Үзләре яши торган Яңа Акхуҗадан "Тирсә-Транс" участогына барып эшләвенә дә ун елга якын инде.
- Кайда гына эшләсәм дә, машиналарымда курыкмыйча йөрим. Чөнки ватылган очракта үзем җыям. Ә үзең сүтеп җыйгач, җиренә җиткереп эшлисең инде, - ди Вячеслав.
- Кайда кушалар, шунда барабыз: басудан ашлык, печән, салам да ташыйбыз. Ерак юлларга да еш чыгарга туры килә. Ераграк барган саен, хезмәт хакы югарырак була, - ди ул.
Әнә, быелгы җәйдә генә дә Казан, Зәй араларын ничә кат урарга туры килгән.
- Әти мине дә утыртып йөртә КамАЗына. Быел аның белән нинди генә авылларга бармадык. Шундый рәхәт зур машинага утырып йөрүе, - дип кушыла 2 сыйныфта укучы улы Камил.
Җәмәгате Зөлфия белән ике ул үстерәләр Каировлар. Төпчекләре Наил дә Тәбәрле мәктәбенең беренче сыйныфына укыргка кергән быел.
- Улларыбыз өчен үрнәк әти, минем өчен бик терәк Слава. Хуҗалыкны ныклы кулында тота. Булдырмаган эше юк: бик матур рәсем дә ясый, җырлый да. Кирәк чакта ашарга да пешерә. Менә хәзер ялга чыккач, ашау әзерләү дә аңа йөкләнә инде, - дип шаярта фермада сыер савучы җәмәгате.
Моның өстенә, Әгерҗедә автомәктәптә "права"га укучы хатыны өчен икенче "инструктор" да әле Вячеслав.
- Мин өйрәткәч, беренче тапкырдан ук тапшырырга тиеш инде син правага, - ди ул уенын-чынын бергә кушып.
Һәр авыл кешесе кебек үк, тырышып-тырмашып көн күрәләр бүген Каировлар. Абзар тутырып мал асрыйлар. Быел йортларын яңартып зурайтканнар, бик матур итеп тышлаганнар.
- Яңгырларга керешкәнче өйнең тышкы ягында эшен бетерим дип чыккан идем ялга, өлгереп булырмы инде, - дип борчыла хуҗа.
- Ә ялдан соң мине кабат юллар көтә, - ди ул.
Исән-имин йөрергә язсын аңа. Сөекле уллары, җәмәгате янына кайтыр юлы бервакытта да өзелмәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев