Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тирсә халкы махсус хәрби операция зонасында булган солдатларга ярдәм итүне дәвам итә

Без бергә, без бердәм!

Тирсә авылында яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклаучы якташларга ярдәм кулы сузуны үзләренең бурычлары итеп саныйлар.

«Игелекле эшнең иртәсе, киче юк», диләр. Мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрү остаханәсенә авылыбыз өлкәннәре генә түгел, балалар да теләп йөриләр. Укучыларыбыз көзге каникулда аеруча зур активлык күрсәттеләр. “Миләүшә” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр дә, тәрбияче апалары белән килеп, өлкәннәребезнең ничек эшләүләрен күзәттеләр, үзләре дә челтәр үреп карадылар. Клубта уңган­булган ханымнарыбыз мунчала да, җылы оекбашлар да бәйлиләр. Биредә авылдашлардан хәрбиләр өчен башка кирәк­яраклар да җыела. Безнең җирлектән бер дистәгә якын ир­егет махсус хәрби операция зонасында бүген. Изге гамәл кылучыларның да, башка авылдашларның да теләге бер: тизрәк тынычлык килсен, егетләребез исән-сау булсыннар.

Күптән түгел махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга ярдәм йөзеннән Тирсә Мәдәният йортында “Без бергә, без бердәм” дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Анда Тирсә, Тәбәрле, Яңа Акхуҗа авыллары үзешчәннәре катнаштылар. Сәхнәдә өлкән, урта, яшь буын чыгыш ясады. Тәбәрленең яшь кызлары төрле милләт биюләрен  башкардылар, Тирсә Мәдәният йорты каршында эшләүче “Азалия”, “Фиксики” төркемнәре биюләрен дә тамашачылар яратып кабул иттеләр.

Авылыбызның “Моңлы гармун” ансамбле чыгышы да көчле алкышларга күмелде. Гармунчылар халкыбызның борынгы һәм яраткан көйләрен яңгыраттылар. Яңа Акхуҗа клубы мөдире Вәсилә Гайнетдинованың моңлы тавышы да күңел кылларын тибрәтте.

Алып баручылар – Тирсә һәм Тәбәрле Мәдәният йорты мөдирләре Гөлия Галиуллина һәм Фәнис Шәһәбиев концертны:

Бердәмлектә чагыла ул

Эчке матурлык.

Күңелләрнең пар канаты –

Дуслык-татулык дигән шигъри юллар белән тәмамладылар.

Авылыбыз җирлеге башлыгы Ринат Низамбиев, үзешчән артистларга, махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә һәрдаим игелекле гамәлләре белән ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтен белдереп, иминлек, аяз күк йөзе теләде.

Раушания НИЗАМБИЕВА. Тирсә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев