Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тирсәдә мәктәп яны лагерена 80 бала йөри

Балаларның иң күңелле, бер мәшәкатьсез чаклары. Җәйге каникулны кемдер әби-бабасы янында авылда уздыра, кемдер әти-әнисе белән диңгез буенда ял итә, ә бик күпләр лагерьларда сәламәтлеген ныгыта. БАКЧАНЫ ЯЛТ ИТТЕРГӘННӘР Тирсәдә мәктәп яны лагере быел 80 баланы кабул иткән. Мәктәп бала-чага тавышыннан гөр килеп тора. Ә 15 бала хезмәт һәм ял...

Балаларның иң күңелле, бер мәшәкатьсез чаклары. Җәйге каникулны кемдер әби-бабасы янында авылда уздыра, кемдер әти-әнисе белән диңгез буенда ял итә, ә бик күпләр лагерьларда сәламәтлеген ныгыта.

БАКЧАНЫ ЯЛТ ИТТЕРГӘННӘР

Тирсәдә мәктәп яны лагере быел 80 баланы кабул иткән. Мәктәп бала-чага тавышыннан гөр килеп тора. Ә 15 бала хезмәт һәм ял лагерена язылган. Балалар отрядка исемнең дә матурын сайлаганнар, "Дуслык"та бик тә килешеп, бердәмләшеп эшлиләр. Хезмәт лагеренда барысы да 8 сыйныф укучылары, күбесе малайлар әле, җитмәсә. Аларның бакча эшенә хирыслыгын, кызлардан да уздырып чүп утауларын, чәчәкләрне тәрбияләүләрен күреп сокландык. Без Тирсә бакчасы буйлап яшелчәләрнең матур гына үсеп килүенә, аллы-гөлле чәчәкләргә карап, ботаклары алма, чия, сливадан сыгылып торган җиләк-җимеш агачларын күзәтеп йөргәндә укучылар 150 төп кәбестәнең төбен өю, су сибү белән мәшгуль булдылар. Рәзил Гайнуллинны "иң яхшы кәбестә төбен өюче", дип мактап алдылар тәрбиячеләре Гөлнур Тукманова һәм Раушания Низамбиева.

- Кеше өчен түгел, үзебез өчен дип тырышабыз. Уку елы дәвамында гел витаминлы азык - төрле салатлар, компот, тәмле кайнатмалар белән сыйлыйлар безне. Шулай булгач, намус кушканча эшлибез, - ди Рәзил.

Лагерь башланганнан бирле укучылар чүп белән көрәшкәннәр, чәчәкләр күчергәннәр, аларның төпләрен дә еш йомшартып торалар.

- Бакчада 15 сутый территориядә яшелчә үстерелә. Аларны тәрбияләп тору өчен зур түземлек кирәк. Ә балаларга күз тимәсен, бернинди карышусыз кушканны үтиләр, - ди Гөлнур апалары.

- Бакча өчен җаваплы Мая ханым Минглина көн саен кайда нинди эш башкарырга кирәклеген әйтә. Ә без планны хәтта арттырып үтибез, - дип сүзгә кушыла Раушания Низамбиева.

Көннәр эссе торганлыктан күп вакытны су сибү ала. 4 сәгатьлек эшнең бер сәгатен су сибүгә багышлыйлар. Әмма арыймы соң инде балалар?!

- Әле бездә бөтенләй кызу эш вакыты, өй төзибез. Шулай булгач лагерьдан кайткач та тын алырга вакыт юк. Башта әтигә булышам, аннан печәнгә барам, - ди Рәсил Мифтахов.

Бакчада эшләгәннән, мәктәп территориясен тәртипкә китергәннән соң балалар төшке ашка керәләр. Тырышып эшләгәннән соң карын да ача шул. Ә пешекчеләр ризыкларны бик тәмле әзерлиләр.

- Балаларны иртән дә, көндез дә ашатабыз. Җиләк-җимеш, яшелчә, тәмле сулар белән дә сыйлыйбыз, - ди лагерь җитәкчесе Гөлнур Бөркетова. Ә аннан соң күңел ачу, спорт чаралары башлана.

ТӨП РОЛЬДӘ - БАЛАЛАР

Тәрбиячеләр чараларны да экология, хезмәт белән бәйләп уздыралар. Малайлар-кызлар үзләре дә бик актив, матур идеяләрен әйтәләр, үзләре оештыручы, алып баручы роленә дә керәләр.

- Без бит хәзер 9 сыйныфка барабыз. Ә күбебез тугызны тәмамлагач төрле уку йортларына китәчәк. Шуңа күрә нинди һөнәр сайларга дигән сорау да борчый безне. Укытучылар шушы тема буенча бик файдалы чара уздырдылар. Миңа, мәсәлән, укытучы һөнәре туры килә икән, - ди Әнфисә Мухъгалина.

Әнә шулай, кино да карыйлар, футбол, волейбол да уйныйлар, фикерләү сәләтләрен дә үстерәләр балалар. Кыскасы, эш белән ялны аралаштыралар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев