Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тирсәдә яшәүче 90 яшьлек ветеранның хәтере күпләр көнләшерлек

Гомер юлында очраган һәркемнең исем-фамилиясен хәтерли ул

Тирсә авылында яшәүче Сәлимә әби Латыйпова – гади авыл кешесе. Хәер, алай дип әйтү генә дөрес булмас. Ул олы хәрефтән язылырга лаеклы тыл һәм хезмәт ветераны. Кодаш авылында туып үскән. Кодашта – башлангыч, Кыдырлыда – җидееллык, Иж-Бубыйда урта мәктәп тәмамлаган. Мәктәптә үзенә белем биргән һәр укытучының исем-фамилиясен хәтерли ул.

Мәктәптән соң Казанга китеп урнашса да, туган авылын, әнисен сагыну хисе кабат туган төбәгенә кайтырга мәҗбүр иткән.

1955 елдан бирле аның тормыш юлы Тирсә авылы белән бәйле. Нәкъ шул елны әлеге авыл егете Әнискә кияүгә чыга. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Әнис абыйның гомере озын булмый, ул 61 яшендә дөнья куя. Ире вафатыннан соң бала югалту ачысын да кичерергә туры килә: Фәритен мәңгелеккә озата.

Бүген дүрт оныгына, сигез оныкчыгына куанып, төп йортта берьялгызы гомер кичерә ул. Хәер, аны ялгызы дип әйтеп булмый. Кызлары Зөлфия белән Әлифә, оныклары һәрдаим хәлен белеп, килеп торалар.

Ә йорттагы эшләрне ул үзе башкара. Ашарга да үзе әзерли. Безнең әни бик тәмле пешерә, диләр кызлары. Аның үтенече буенча кызлары теплица да алып куйганнар.

Әниебез бакчачы да әле. Нәрсә утыртса да гөрләп үсә, диләр.

90 яшьлек гомер бәйрәмен дә мул табын артында, якыннары янәшәсендә каршы алды Сәлимә әби. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров  юбилярны котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев