Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тирсәдән Фәсхетдиновлар кәҗә сөтеннән эремчек ясау серен дә белә

"Бу эш белән уйнап кына шөгыльләнә башлаган идек, хәзер тормышыбызны кәҗә асраудан башка күз алдына да китермибез", - диләр Тирсәдән Илнур-Нәзирә ФӘСХЕТДИНОВлар. МИЛӘ, ДУСЯ, АРИСТОКРАТКА... - Кәҗә асрый башлавыбызга сарыклар сәбәпче булды. "Романовский" токымлы сарыклар асрыйбыз без. Ә алар бик күп бәрән китерәләр. Бәрәннәргә үз әниләренең сөте җитмәгәч, кәҗә сатып...

"Бу эш белән уйнап кына шөгыльләнә башлаган идек, хәзер тормышыбызны кәҗә асраудан башка күз алдына да китермибез", - диләр Тирсәдән Илнур-Нәзирә ФӘСХЕТДИНОВлар.

МИЛӘ, ДУСЯ, АРИСТОКРАТКА...

- Кәҗә асрый башлавыбызга сарыклар сәбәпче булды. "Романовский" токымлы сарыклар асрыйбыз без. Ә алар бик күп бәрән китерәләр. Бәрәннәргә үз әниләренең сөте җитмәгәч, кәҗә сатып алып, шуның сөтен эчерә башладык. Менә шулай беренче кәҗәбез Миләле булдык, - дип сөйли Илнур. - Миләнең "кызлары" - Сарманай белән Сосулька да сөт бирәләр хәзер.

- Ә кәҗәләребезгә исемнәрне кызыбыз Илзинә куша. Менә монысына күз салыгыз әле: әнә, нинди аксөяк, чын Аристократ инде, - дип кушыла җәмәгате Нәзирә.

- Кәҗәләр иркәләгәнне, игътибарны бик тә яраталар. Абзарга кергәч башларыннан сыйпамый гына үтеп кара... - дип дәвам итә ул.

Кәҗәләрне савар өчен махсус стан ясаганнар.

- Савым вакыты җиткәч, шунда керер өчен чиратка басалар. Иң беренче, гадәттә, Миләне савабыз. Көн саен станга бер үк тәртиптә керәләр, ник берсе чиратны бозсын! Тагын бер нечкәлек: сауганда кәефеңне дә тоемлыйлар алар хәтта. Кайчак иртәнге якта баш авыртып тора икән, алар да көйсезләнәләр. Менә шундый нәзберек бу кәҗәләр, - ди Нәзирә.

Савым кәҗәләренең саны сигезгә җиткән инде. Җәй көне шулардан 17-18 литр сөт сауганнар, хәзер - 10 литр тирәсе.

- Ә менә монысының - Берданың сөте аеруча тәмле. "Альпийский" токымлы ул, аны күптән түгел Тихоноводан алып кайттык. Без алып киткәндә хуҗабикәсе елап калды хәтта, - ди Илнур.

Ә калган кәҗәләре "Зааненский" токымлы. Без, гадәттә, кәҗәне бик зур мөгезле итеп күз алдына китерсәк, болар - мөгезсез.

ЭРЕМЧЕК ЯСАУНЫҢ ДА - ҮЗ СЕРЕ

Күптән түгел Әгерҗедә узган ярминкәгә Фәсхетдиновлар кәҗә сөте генә түгел, аннан ясалган сөтөсте, эремчек, кефир, хәтта куертылган сөт алып килгәннәр иде. Халык бик яратып алды аларның ризыкларын. Ә гомумән алганда, сөт һәм сөт ризыкларын Ижауда һәм Чаллыда саталар.

- Ижауда продукциябезне тапшыру ноктабыз бар, шунда үзебез илтәбез, ә Чаллыга эшмәкәр Наил Харисов алып китә. Кайсы ризыкка сорау зур, шунысын җитештерергә тырышабыз, - диләр Фәсхетдиновлар.

- Сөт ризыкларын ясау ысулларын Интернеттан карап өйрәнәбез. Кайчак беренче тапкырдан гына килеп тә чыкмый. Күп кенә кәҗә асраучылар эремчек ясый алмыйбыз дип зарланалар. Ә без 20 литр аертылган сөткә 1 литр эремчек суы кушабыз. Аннан уртача җылылыктагы урынга куясың. Иң мөһиме, савыт селкенмәскә тиеш, - ди Илнур.

Гомумән, һәр эшне уйлап, җиренә җиткереп эшлиләр бу гаиләдә. Кәҗәләре ветеринар тикшерүе узган, прививкалар куелган. Ә инде мал бераз көйсезләнеп китсә, уколны үзе ясый ул. Әнә, дарулар, уколлар саклана торган махсус шкафта ниләр генә юк! Аның янәшәсендәге тагын берсендә - хайваннары өчен төрле витаминннар, биоөстәмәләр....

- Кәҗәләрнең алдына гел тоз куеп торабыз. Печән, он гына түгел, кишер, чөгендер дә ашатабыз, - ди Нәзирә.

БРОЙЛЕРЛАР ЭРЕМЧЕК СУЫ ЯРАТА

Кәҗәләр генә түгел, сарыклар, бройлерлар, казлар, хәтта үрдәк-казлар да асрыйлар Фәсхетдиновлар.

- Ай саен бер-ике сарык сатыла, Корбан бәйрәме алдыннан күбрәк тә булды. Җәй башында 60 бройлер алган идек, аларын да суеп сатып бетерәбез инде. Әллә эремчек суы эчерткәнгә, итләре бик тәмле. Әнә, Әгерҗедә ярминкәдә дә бик тиз алып бетерделәр өчәр килолы чебиләребезне, - ди Нәзирә.

Шушы көннәрдә тагын бройлерлар сатып алып кайтырга планлаштыралар. "Кышка кадәр үстерергә өлгерәбез әле", дип фикер йөртәләр.

Менә шулай, чын авыл тормышы белән яшәп, хезмәттән тәм табып яши бүген бу гаилә. Киләчәктә кәҗә саву аппараты, сыр ясау җайланмасы алырга, кәҗәләр санын тагын да арттырырга да хыяллары бар. Болары да булыр, Нәзирә әйтмешли, сәламәтлекләрен генә бирсен Ходай.

Белешмә:

Кәҗә сөте ашкайнатуны яхшырта, иммунитетны ныгыта. Аның составында төрле витаминнар, минераллар һәм башка файдалы матдәләр күп. Ул организм тарафыннан тиз үзләштерелә торган май һәм аксымнарга бай. Кәҗә сөтенә аллергия булмый. Балалар һәм өлкәннәр өчен бик файдалы.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев