Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тирсәдән Хәкимовлар өчен “урак өсте“ башланган инде

Җиң сызганып печән әзерли авыл халкы бу көннәрдә. Кышлык запас әзерләп куяр өчен менә дигән вакыт. Бабайлар әйтмешли, "печән зәһәр быел". 2010 елгы корылыкта сыналганнан соң, авыл кешесе дә һәрнәрсәне үзвакытында эшләп калырга ашыга. ЭШНЕҢ ТУКТАЛГАНЫ ЮК Тирсәдән Айнур ХӘКИМОВ та печән өстен көтеп алган. Узган атнада печәнгә төшкәннәр алар....

Җиң сызганып печән әзерли авыл халкы бу көннәрдә. Кышлык запас әзерләп куяр өчен менә дигән вакыт. Бабайлар әйтмешли, "печән зәһәр быел". 2010 елгы корылыкта сыналганнан соң, авыл кешесе дә һәрнәрсәне үзвакытында эшләп калырга ашыга.

ЭШНЕҢ ТУКТАЛГАНЫ ЮК

Тирсәдән Айнур ХӘКИМОВ та печән өстен көтеп алган. Узган атнада печәнгә төшкәннәр алар.

- Авыл җирлеге Советы ташландык җирләрне бүлеп биргән иде. Елның-елында шул урыннарда печән чабабыз. Чалгы тотып киерелеп печән чабулар теге заманда калды. Бөтен төр техникам да - трактормы, чапкычмы, җыйгычмы, төяп алып кайтырга йөк машинасымы - барысын да кызу эшкә кадәр төзекләндердем. Бу көннәрдә мине өйдә тотуы да авыр. Кояш белән чыгып китәм, төн уртасында йокларга гына кайтам, - ди Айнур.

Авыл эшмәкәре үз маллары, әти-әнисе хуҗалыгындагы терлекләргә кыш буена җитәрлек печән әзерләгәннән соң артыгын авылдашларына сата. Аның бу гамәлен авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров та хуплый.

- Авылда Айнур кебек егетләр күбрәк булсын иде. Ул үзен генә түгел, авылдашларны да утын, печән белән тәэмин итеп тора, - ди.

Әтисе Сабирҗан да - бер минутын да бушка уздырмый торган кеше. Уллары Айнур белән Азатны да кечкенәдән үк кул арасына кертеп, техника серләренә өйрәтеп, һәр эшне төгәл итеп үтәргә өйрәткән. Мәктәпне тәмамлагач Айнур башкалар кебек шәһәргә таю ягын карамый, авылда төпләнеп кала. Сыйныфташы Гөлчәчәк белән гаилә коралар. Хәзер инде балалары Әлмирә белән Әлмир дә, әти-әниләре янында кайнашып, эшкә өйрәнеп үсә. Айнур заманында районда һәм республикада "Кыр батыры" булган егет тә әле. Ун еллап чамасы элек аны хәтта "ВАЗ" машинасы белән дә бүләкләделәр.

- Ул вакытта колхозда эшләгән кешенең кадерен беләләр иде. Аннан заманалар үзгәрде. Шуннан мин дә яраткан эшем белән саубуллаштым, - ди Айнур.

ӘТИ СҮЗЕ - ЗАКОН

Әмма булдыклы егет югалып каламы соң? Ит сату белән дә шөгыльләнә, акрынлап техника сатып ала, йорт төзү эшенә керешә.

- Һәр эшне әти белән киңәшләшеп башкарам. Энем Азат та, мин дә аның сүзеннән чыкмыйбыз. Олы эшкә тотынганчы әтинең киңәшләрен тыңлыйбыз. Аның сүзе закон безгә, - ди Айнур.

Кыш көне дә тик ятмыйлар Хәкимовлар. Урман алып утын әзерлиләр. Аны кайларга гына илтмиләр?! Язга чыккач тирес сату сезоны башлана. Авылдашлары бакча сөрү, бәрәңге өю кебек эшләргә дә чакыралар егетләрне. Менә шулай, һәр тиенне маңгай тирен чыгарып табалар.

- "Ашаган белми, тураган белә", диләр бит. Кайберәүләр көнләшеп тә куя торгандыр инде. Әмма акча җиңел генә керми безгә, шуңа аның кадерен дә беләбез, - ди Айнур.

Гаилә башлыгына 35 яшь кенә әле. Әмма ул яшьлегендә үз алдына куйган максатына ирешкән. Гаиләсе менә дигән, болын кадәр өе бар, техникасы тезелеп киткән.

- Шәһәр тузанын иснәп, фатирда яшәүне күз алдына да китермим, - ди Айнур.

АТКА МӘХӘББӘТ - БАЛАЧАКТАН

Ә утардагы атларына гына күз сал әле?! Бияләр колынлый торган чак хәзер. Әнә, ике колынкай әниләре янында йөгереп йөри. Тиздән тагын икесе колынларга тиеш. Атка мәхәббәт тә әтисеннән күчкән Айнурга.

- Исәнбайдагы бабам Рәхимҗан гомер буе ат белән эшләгән. Әткәй гел "ат өстендә үстек без" дип сөйли. Мин дә бик кечкенәдән әткәйгә ияреп колхоз көтүен көттем. Анда атка атланып йөрүнең рәхәтлеге... - ди Айнур.

Хәкимовлар хәзер дә атлар "телен" аңлап яшиләр. Ат җигү өчен кирәк-яракларны, арба-чанасын да үзләре ясыйлар. Атларының бөтенесенең кушаматы - Йолдыз. Әнә, Йолдызны нинди матур арбага җиккәннәр, утыргычлары да бик җайлы. Тәгәрмәчләре - җиңел машинаныкы.

- Әйберне каян алыйк икән дип баш ваткан юк, үзебез ясыйбыз. Бөтен эшкә дә кул ятып тора, - ди Айнур.

Кулларында ут уйната торган егет бәйрәмнәрдә авылда иганәчелек ярдәме күрсәтә, авылда мәет булганда ләхет алучы да ул. "Булганнан бар да була" дигәндәй, Айнурның да, студент энесе Азатның да кулыннан килмәгән эше юк. Болар барысы да - "әти-әни тәрбиясе", диләр яшь Хәкимовлар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев