Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тирсәнең данлыклы шоферы котлаулар кабул итә

40 елга якын руль артында Тирсәнең данлыклы шоферы Бәгъдәнур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН. Әгәр ул узган чакрымнарны санасаң, җир шарын әйләнеп чыгарга мөмкин булыр иде, мөгаен. Көн-төн дими, яңгыр-буранга карамый юлга чыгып китә ул. Һәм һәрвакыт куелган бурычны намус белән үтәп, билгеләнгән вакытта эш урынына әйләнеп кайта. Кырынды егете Бәгъдәнур Әзербайҗанда хезмәт бурычын...

40 елга якын руль артында Тирсәнең данлыклы шоферы Бәгъдәнур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН. Әгәр ул узган чакрымнарны санасаң, җир шарын әйләнеп чыгарга мөмкин булыр иде, мөгаен. Көн-төн дими, яңгыр-буранга карамый юлга чыгып китә ул. Һәм һәрвакыт куелган бурычны намус белән үтәп, билгеләнгән вакытта эш урынына әйләнеп кайта.

Кырынды егете Бәгъдәнур Әзербайҗанда хезмәт бурычын үтәгәндә үк руль артына утыра. Шуннан бирле авыр йөк машиналарын йөртә. Армиядән кайткач бензин ташый, 1979 елда Тирсәнең РТС бүлекчәсенә эшкә урнаша. Ә "Сельхозхимия" берләшмәсе аерылып чыккач, Бәгъдәнур биредә ЗИЛ иярли башлый. Иң беренчеләрдән булып КамАЗга утырган шофер буларак та авыл тарихына кереп калган ул. Ә әлеге йөк машинасын Нефтекамскига барып үзе алып кайта. Шул КамАЗы белән кайларга гына барырга туры килми аңа! Хәтта сигез мең чакрым юл үтеп нефтьчеләргә вагоннар да илтә.

- Шулкадәр ара узганда да юлда сынатмады КамАЗым. Техниканы яшь бала карагандай тәрбияләп торсаң гына аның да җавабы шундый булганын яшь шоферлар да аңласын иде. Ә мин нинди генә машинага утырсам да, аны җентекләп карыйм, һәрчак төзәтеп-майлап торам. Аннан соң юлга чыккач, кагыйдәне үтәү, һава торышына карап тизлекне сайлау да мөһим. Башка машина йөртүчеләргә карата хөрмәт булырга тиешлеген дә истән чыгармаска кирәк, - ди Бәгъданур абый.

Әнә шулай, бик еш командировкаларга чыгып китәргә туры килә аңа. Пермь өлкәсендәге заводка чимал да ташый, Чиләбедә цемант заводында да эшли. Владимир өлкәсендәге заводка Мәскәү, Харьков, Белгород, Владимир шәһәрләреннән чимал ташыган вакытларын хәзер дә бик еш сагынып искә ала. Илне иңләп-буйлап йөргән яшь чакларым кая икән дип уфтанган чаклары да еш була аның.

Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, Бәгъдәнур абый да бик күп бүләкләүләргә лаек була. 90нчы елларга кадәр үк кер юу машинасы, тузан суырткыч, башка күпсанлы бүләкләр белән хөрмәтләнә. "Казанның 1000 еллыгына" медале иясе дә була, "Хезмәт ветераны" исемен дә ала.

Моннан берничә ел элек Әгерҗедә сугыш ветераннарына йортлар төзелеше башлангач, Бөгелмәдән төзелеш материаллары ташу бурычын йөклиләр тәҗрибәле шоферга. Хәзер Әгерҗе урамнары буйлап йөргәндә "бу йортларда минем дә өлешем бар" дип горурлана ул.

Соңгы елларда Бәгъдәнур абый "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәтендә хезмәт куя. "Уразай" бүлекчәсендә бәрәңге утырту, уңышны җыеп алу чорында көнне-төнгә ялгап эшли ул.

- Җаваплы чорда эш сәгате белән исәпләшми эшләгәндә күңелемә, әле ярый, мине өйдә аңлыйлар, шулай булмаса бу кадәр юллар узалмас, яраткан хезмәтемне дә ничә еллар башкара алмас идем, - ди ул.

Җәмәгате Фидания апа белән 36 ел иңне-иңгә куеп яши Бәгъдәнур абый. Өч улы үскәндә еш кына ерак юлларга чыгып китәргә туры килсә дә, хәзер дүрт оныгына ул бабай назын күбрәк бирергә тырыша.

- Улларыбыз моңа кадәр йөзгә кызыллык китермәделәр, шөкер. Гаиләләре белән Әгерҗедә яшәүче Илнур белән Илнар, Ижаудагы Илназ тырышлыклары, гаилә җанлы булулары белән сокландыралар. Барысы да спорт белән шөгыльләнәләр. Хәзер оныклар да уңышлары белән сөендерәләр, - дип шатлана бәхетле бабай.

Әле бу көннәрдә Бәгъдәнур абыйның 60 яшьлек юбилеена да барысы бергә җыелып туган нигезгә кайтканнар.

- Шушы оныклар янында үземне кабат яшьлегемә кайткандай хис иттем. Елларга бирешмичә, яшәргә дә яшәргә әле. Алда бит мине озын юллар көтә, - ди Бәгъдәнур абый.

Алда үтәсе юлларның да, гомер елларыгызның да имин узуын телибез Сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев