Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тирсәнең “Миләүшә“ бакчасы - “Иң яхшы билингваль бакча“

Татарстандагы 50 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика бәйгесендә җиңде. Алар арасында Тирсәнең "Миләүшә" балалар бакчасы да бар. - Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мондый бәйгене өченче ел рәттән уздыра инде. Без дә анда катнашу өчен өч ел вакыт әзерләндек дияргә була, - ди җиңүче бакча...

Татарстандагы 50 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика бәйгесендә җиңде. Алар арасында Тирсәнең "Миләүшә" балалар бакчасы да бар.
- Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мондый бәйгене өченче ел рәттән уздыра инде. Без дә анда катнашу өчен өч ел вакыт әзерләндек дияргә була, - ди җиңүче бакча мөдире Гөлназ Ягъфәрова.
"Миләүшә" балалар бакчасы 2012 елдан "Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы" буенча эшли.
- Әлеге программа кысаларында без татар һәм рус телләрен кечкенәләр төркемендә үк өйрәтә башлыйбыз. Нәниләр белән телләрне өйрәнү, нигездә, уен формасында алып барыла. Ә урта, өлкән, әзерлек төркемнәрендә балалар, татар һәм рус теллеләргә бүленеп, атнага өч тапкыр үз төркемнәрендә шөгыльләнәләр, - ди Гөлназ.
Ә бу төркемнәрдә ике телне өйрәтүдә укыту-методик комплекс (УМК) ярдәмгә килә.
- Әлеге комплекста ниләр генә юк: татар телендә аудиоязмалар да, мультфильмнар да, төрледән-төрле методик әсбаплар да, - дип дәвам итә бакча мөдире.
- Кызыбыз Азалия әлеге мультфильмнарны шундый яратып карый, өйгә кайткач та "әйдә, мультфильм карыйбыз", дип аптыратып бетерә. Без өйдә татарча гына сөйләшәбез. Кызыбыз русчаны яхшырак белсен өчен, рус телендәге мультфильмнар карарга тырышабыз. Аларны "Миләүшә" балалар бакчасы сайтына кереп тә, махсус сайттан да карарга була. Әлеге сайтларда татар һәм рус телләрендә мультфильмнар бар. Мин үзем татарча мультикларны да бик кызыксынып карыйм. Без кечкенә чагында карап үскән "Крокодил Гена", "Котенок Гаф-Гаф" кебек мультфильмнарны татар телендә карау бигрәк кызык бит, - ди Алия Сибатова.
- Кызыбыз Дарья бакчада татар телен бик тырышып өйрәнә. Балалар белән татарча сөйләшә, җырлый, шигырьләр сөйли. Өйгә кайткач безне дә татарча аралашырга өйрәтә, - ди Светлана Стерхова.
Узган уку елында "Миләүшә" балалар бакчасына 74 бала йөргән, шуларның 51е - татар, калганнары рус, удмурт, мари һәм башка милләтләрдән.
- Бездә ике телгә өйрәтү бакчага керү юлында ук башлана. Элмә такталар татар һәм рус телләрендә язылган. Бизәү эшләренең барысы да ике телдә башкарылган, - ди Гөлназ Гамир кызы. - Һәр төркемнең бүлмәсендә УМК почмаклары бар. Аларда төрле дидактик уеннар, рәсемнәр, әсбаплар урнаштырылган.
- Безнең максат - мәктәпкә баручы баланы ике телдә дә иркен аралашырга өйрәтү. Без сүзләрнең дөрес әйтелешенә һәм сөйләмдә дөрес итеп кулланылышына зур игътибар бирәбез. Бу максатка тәрбиячеләр, аларның ярдәмчеләре, музыка җитәкчесе, физкультура инструкторы, ата-аналар, кыскасы, бөтен коллектив белән берлектә ирешергә омтылабыз, - ди ул.
Уртак тырышлыкның бушка китмәве - күз алдында. Республика бәйгесендә җиңгән балалар бакчалары җитәкчеләрен Казанның Универсиада авылында зурладылар.
- Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү начальнигы Эльвира Измайлова безгә Диплом һәм 1 миллион сумга сертификат тапшырды. Әлеге акчалар бакчаның матди базасын ныгыту һәм методик әсбаплар алу өчен тотылачак, - ди Гөлназ Ягъфәрова.
Димәк, "Миләүшә" балалар бакчасында ике телне камил өйрәтү өчен киләчәктә мөмкинлекләр тагын да артачак.
Казанда бүләкләнүчеләр арасында Әгерҗедәге 5нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Фәридә Туганаева да бар иде. Ул "Татар теленә йөрәтү буенча иң яхшы тәрбияче" Дипломына һәм акчалата бүләккә лаек булды.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев