Тирсәнең Озерная урамын җыештыруда олысы-кечесе катнашты
Һава торышы чистарту-төзекләндерү эшләре алып бару өчен “аяк чалып“ торса да, Тирсәнең Озерная урамында яшәүчеләрне яңгыр-кар куркытмый.
Олысы-кечесенең тырма-себерке тотып урамны җыештырырга чыгулары, гөрләшә-гөрләшә күңелле итеп эшләүләре сокландырды. Ир-егетләр корыган карт агачларны кистеләр, хатын-кызлар һәм балалар хуҗасыз йортлар территорияләрен тәртипкә китерделәр.
Хәзер урам көлеп тора. Һәркайда – чисталык, тәртип. Әнә шулай бергәләп тырышсак кына авылларыбыз, тирә-ягыбыз чиста булыр. Башкалар да әлеге урам кешеләре үрнәгендә чистарту өмәләренә кушылырлар дип ышанабыз.
Рафил ЗАКИРОВ,
Тирсә авыл җирлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев