Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тиздән Әгерҗе мәктәпләренең беренче сыйныфына гаризалар кабул ителә башлаячак

    2016-17 уку елында шәһәрдә - 350, авылларда 130 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керер дип көтелә. 1 февральдән шәһәр мәктәпләрендә балалары мәктәпкә баручы ата-аналардан гаризалар кабул итә башлыйлар. Элек мәктәпне сайлап алу мөмкинлеге булса, хәзер бары яшәү урыны буенча гына кабул итәчәкләр. Халык телендә яратып әйтелүче "Путин балалары" үсеп...

    2016-17 уку елында шәһәрдә - 350, авылларда 130 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керер дип көтелә. 1 февральдән шәһәр мәктәпләрендә балалары мәктәпкә баручы ата-аналардан гаризалар кабул итә башлыйлар.

    Элек мәктәпне сайлап алу мөмкинлеге булса, хәзер бары яшәү урыны буенча гына кабул итәчәкләр. Халык телендә яратып әйтелүче "Путин балалары" үсеп җиттеләр бит, сабыйлар күп, һәркемне үзе теләгән мәктәпкә кабул итеп бетереп булмый, урын житми. Теләсәң-теләмәсәң дә үзең яшәгән микрорайондагы мәктәпкә барырга туры килә.

    Быел кайсы мәктәптә ничә баланы 1 сыйныфка алырга планлаштыралар соң? Хәзергә 1нче гимназиядә - ике, 2нче мәктәптә - өч, 3нче мәктәптә - дүрт, 4нче мәктәптә ике сыйныф ачарга планлаштыралар.

    - Ата-аналарга шуны әйтәсем килә: 1 сентябрьгә вакыт күп әле дип, гариза бирүне сузып килмәсеннәр иде. 1 февральдән һәр мәктәптә дә гаризалар кабул итә башлыйбыз, - ди район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

    Моның өчен баланың туу турында таныклыгы, ИНН, СНИЛС, прописка турында белешмә, әти йә әнинең паспорты кирәк.

    Аннан соң ата-аналарны шул сорау да борчый: бала мәктәпкә кергәндә нәрсә белергә тиеш? Башлангыч сыйныф укытучылары әйтүенчә, бала унга кадәр һәм кирегә саный, төшеп калган саннарны таба, геометрик фигураларны, гади генә мәсьәләләрне чишә, хәрефләрне таный, сузык-тартыкка аера, ишеткән текстны сөйли белергә, исем-фамилиясен, яшәү урынын төгәл әйтергә тиеш. Хөрмәтле ата-аналар, "улымны йә кызымны мәктәптә өйрәтерләр әле" дип тынычланмагыз. Хәзер укырга кергәндә үк балалар белән әңгәмәләр үткәрергә җыеналар. Шуңа күрә балагызны мәктәпкә барырга хәзерләүгә зур игътибар бирегез. 1 сыйныфта укый башлагач "минеке бернәрсә дә белми" дип аптырашта калырлык булмасын.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: