Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тиздән – өй туйлары

Җәй көне Ямурзада һәм Татар Шаршадысында бик матур өй туйлары узачак. Ә бүген әлеге төзелеш объектларында эшнең кызган чагы. ЯМУРЗА Узган ел Казанда узган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Илшат Сәхипов Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановка Ямурзада спорт комплексын төзүдә ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать иткән иде. Җитәкче вәгъдәсендә торды - республика...

Җәй көне Ямурзада һәм Татар Шаршадысында бик матур өй туйлары узачак. Ә бүген әлеге төзелеш объектларында эшнең кызган чагы.
ЯМУРЗА
Узган ел Казанда узган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Илшат Сәхипов Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановка Ямурзада спорт комплексын төзүдә ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать иткән иде. Җитәкче вәгъдәсендә торды - республика Хөкүмәте ярдәме белән төзелеш эше тиз арада башланып та китте. Спорт һәм тренажер залы, клуб, уку бүлмәсен бер түбә астына алачак күпфункцияле үзәкне төзүдә Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "СтройГрад" ширкәте төзүчеләре көнне төнгә ялгап эшлиләр. Бинаның диварларын күтәреп бетергәннәр инде, түбәсен дә япканнар. Хәзер төзүчеләр электр хуҗалыгы эшләре белән мәшгуль. Күпфункцияле үзәктә өй туе августка планлаштырыла.
ТАТАР ШАРШАДЫСЫ
Татар Шаршадысы сабыйлары һәм укучылары да киләсе уку елын яңа бинада каршы алачак. Анда 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы- башлангыч мәктәп төзелә. Тигран Агаджанян җитәкләгән "СтройГигант" ширкәте төзүчеләре аның диварларын күтәреп бетергәннәр. Бүген төзүчеләр түбә ясау, эчке эшләр, бүлмәләр бүлү белән мәшгуль.
Моңа кадәр Шаршадыда башлангыч мәктәп инде 100 ел элек төзелеп, бик нык тузган бинада урнашкан иде. Әлеге бина авария хәленә килгәч, башлангыч мәктәпне авылның элеккеге ФАП бинасына күчерделәр. Тик анда да шартлар "ташка үлчим: спортзал юк, уку бүлмәләре бик кечкенә, ашханәдә балаларга утырып ашарга урын җитми. Бүген анда 18 бала белем ала. Ә элекке елларда Шаршады урманчылыгының тулай торагы буларак файдаланылган бинада урнашкан балалар бакчасында 19 бала тәрбияләнә.
Тагын бер сөенеч: балалар таш юлдан йөриячәкләр - проект буенча яңа мәктәп-бакчага илтүче юлны тәртипкә китерү дә каралган.
Белешмә.
Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Хөкүмәте инициативасы белән тормышка ашырылучы программалар кысаларында районыбызда моннан тыш та төзелеш эшләре алып барыла. Кичкетаң һәм Салагыш авылларында полициянең участок вәкилләре өчен йортлар, Исәнбайда ветеринария пункты, Иж-Бубый һәм Сарсак-Омгада ФАП, Кадыбашта амбулатория төзелә. Әгерҗенең 1нче гимназиясе капиталь төзекләндерелә.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев