Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тәүлекнең егерме сәгате – эштә

"Без җәен иртәнге сәгать өчтә йокыдан торабыз, төнлә уникенче яртыларда гына ятабыз. Көн дәвамында мең төрле эш башкарабыз. Тик шушы мәшәкатьле тормышыбызны беркайчан да шәһәрнекенә алыштырмаячакбыз", - диләр Яңа Акхуҗа фермерлары Хәмит-Әлфия НӘФЫЙКОВлар. Терлек үрчетү белән 1990 еллардан бирле шөгыльләнә бу гаилә. - Яңа Акхуҗадан ике чакрым ераклыкта "Чаж" ярдәмчел...

"Без җәен иртәнге сәгать өчтә йокыдан торабыз, төнлә уникенче яртыларда гына ятабыз. Көн дәвамында мең төрле эш башкарабыз. Тик шушы мәшәкатьле тормышыбызны беркайчан да шәһәрнекенә алыштырмаячакбыз", - диләр Яңа Акхуҗа фермерлары Хәмит-Әлфия НӘФЫЙКОВлар.
Терлек үрчетү белән 1990 еллардан бирле шөгыльләнә бу гаилә.
- Яңа Акхуҗадан ике чакрым ераклыкта "Чаж" ярдәмчел хуҗалыгын ачудан башлаган идек үз эшебезне. 400 баш дуңгыз сатып алган идек ул чакта, - дип сөйли хуҗалык башлыгы Хәмит. Тик әлеге еллардагы икътисади авырлыклар аларны да читләтеп үтми.
- Ферманы таркатырга, дуңгызларны сатып бетерергә туры килде, - диләр.
Тик Нәфыйковлар кебек кендеге туган җиргә береккән тырыш җир кешесе мондый авырлыклар алдында туктап каламы соң инде?!
- Уйлаштык-уйлаштык та, банктан кредит алып, кабат терлекчелек эшен яңартырга булдык. "Россельхозбанк"ның Әгерҗедәге филиалы җитәкчесе Фәридә Хәдимуллина ярдәме белән кредит алдык. Шул акчага Акхуҗадагы йортыбыз янына ферма төзи башладык, сыерлар, үгезләр сатып алдык, - диләр. Әйтүе генә рәхәт. Ә бит әлеге кредитны түлисе дә бар!
- Менә шуңа күрә тәүлегенә 20 сәгать эшләргә туры килә дә инде безгә. Аена кырык мең сумнан артык кредит түлибез. Яшәргә дә кирәк, - диләр. Тик бу сүзләрне авырсынып та, кемнедер дә гаепләп тә әйтми Нәфыйковлар.
- Мин йокыдан сөенә-сөенә торам. Тугыз сыерны кул белән савуыма да уфтанмыйм. Үзебез өчен бит ул! Аннан сөтне эшкәртә башлыйм. Иртәнге алтыларга эшемне бетереп тә куям, - ди Әлфия. Эшкәртү дигәне - сөт аерту, эремчек ясау. Сөт һәм сөт ризыкларын, гадәттә, Ижауга алып барып сата Нәфыйковлар гаиләсе.
- Минем өчен менә шунысы - иң авыры. Юлы да алҗытмый. Тик Әлфиянең сатып бетергәнен көткәндә, өйгә кайткач башкарасы мең төрле эшне уйлап борчылып бетәм, - ди Хәмит.
Печән кыскыч та булса...
Хөкүмәтнең алар кебек авылда үз эшен башлаган фермерларга булышуына бик сөенә Нәфыйковлар гаиләсе.
- Хөкүмәт ярдәме булмаса, кредитка ныграк та "баткан" булыр идек. Узган ел Актанышта яшәүче энем кайтты да, "нигә сез Дәүләт программаларында катнашып карамыйсыз" дип киңәш бирде. Аның сүзен тотып, район авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Дилүс Гатауллин җитәкчелегендәге коллектив ярдәме белән "Гаилә фермасы" программасында катнашып субсидия алуга ирештек, - диләр.
Шул ук елны "Лизинг-грант" бәйгесендә катнашып, кун белән трактор, печән чапкыч һәм печән әйләндергеч алганнар.
- Печән кыскыч кына җитми хәзер. Быелгысы җәйдә ансыз бигрәк тә авыр. Печәнне чабып, әйләндереп кенә кайтасың, яңгыр явып итә. Әле малларны кышлатыр өчен кирәкле печәннең яртысы да әзерләнмәгән, - дип уфтана Хәмит. 55 гектары җирләре бар аларның. Шуның 50 гектарында - печән. Печәне дә куе төште, диләр, шуны җыеп алырга көннәрен бирсен иде Ходай.
Бар өмет - улыбызда
Шушы мең төрле эшләре өстенә, яңа йорт та җиткерәләр Нәфыйковлар. Заманча мәһабәт йортлары әллә кайдан балкып тора.
- Әле күптән түгел генә күчендек. Эшләнеп бетмәгән җирләре дә күп, - диләр.
- Бу эшләрнең барысын бүген йортта уң кулыбыз булган улыбыз Илнарга зур өметләр баглап башкарабыз инде. Ул авылда калмаса, безнең хуҗалык нишләр? Ә безнеке кебек хуҗалыклар бетсә, авыл да калмый. Акхуҗа яшәргә тиеш, - ди Хәмит, икеләнүләргә юл калдырмыйча.
Бүген 26 баш маллары бар Нәфыйковларның. Киләчәктә терлек санын арттырырга, сыерны аппарат белән саву һәм башка уңайлыкларны булдырырга, тагын да күбрәк техника алу турында хыяллана фермер. Моңа кадәрге авырлыкларны җиңә барган тырыш гаилә, иншаллаһ, бу максатларына да ирешер.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев