Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тәмәке эпидемиясе үлемгә китерә

31 май - Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Ул бөтен дөньяда "тәмәкесез көн" буларак билгеләп үтелә. Кабы төрле, зыяны - бер үк Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларына караганда, һәр ун кешенең берсенең үлем сәбәпләре арасында тәмәке тарту да бар. 2030 елга "тәмәке эпидемия"сеннән вафат булучылар саны 8 миллионга җитәчәк, дигән...

31 май - Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Ул бөтен дөньяда "тәмәкесез көн" буларак билгеләп үтелә.

Кабы төрле, зыяны - бер үк

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларына караганда, һәр ун кешенең берсенең үлем сәбәпләре арасында тәмәке тарту да бар. 2030 елга "тәмәке эпидемия"сеннән вафат булучылар саны 8 миллионга җитәчәк, дигән фараз бар. Бу саннарның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген аңлаган күп кенә илләр тәмәке тартуга каршы көрәшне күптән башлап җибәрделәр инде. Дөрес, безнең илдә дә тәмәке тартучылар санын киметү буенча ниндидер чаралар күрелә. Әйтик, тәмәкегә бәя күтәрелә, җәмәгать урыннарында тәмәке тарту, балигъ булмаганнарга тәмәке сату тыела, тәмәке ябык шкафлардан гына сатыла һ.б.лар. Тик бу гына җитми. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәмәкегә каршы көрәшнең киләсе адымы булып тәмәкенең гади (стандарт) кабына күчүне саный. Бу очракта барлык төр тәмәке кабы өчен бердәм дизайн формасы кертеләчәк. Тәмәке белән бәйле куркыныч рәсемнәр капның ике ягында да урнаштырылып, аның 50 процентын биләп торачак. Чөнки бу - тәмәке тартуның зыяны турындагы иң үтемле социаль реклама. Өстәвенә, тиздән сигарет капларыннан "җиңел" һәм "йомшак", "хатын-кызлар өчен" кебек язулар да юкка чыгарга тиеш.

Стандарт капка күчү идеясен беренчеләрдән булып Австралия хуплаган. Быел Франция, Ирландия кебек илләр дә әлеге башлангычка кушылырга җыена. Россия дә читтә калмаска тиеш. Һәр тәмәке тартучы шуны аңларга тиеш: тәмәкенең кабы ничек кенә төрле булмасын, сәламәтлеккә китергән зыяны - бер үк.

Тәмәкене ташлыйсың килсә, бу китапны укы

Күп кенә тәмәке тартучылар: "Тәмәке тарту - начар бер гадәт кенә. Телим икән, мин аны шунда ук ташлый алам", - дип фикер йөртәләр. Тик эш ташлауга килеп терәлгәч, булдыра алмыйлар. Өч көн тартмыйча карагыз әле. Әгәр организмда бернинди үзгәреш тоймыйсыз һәм тартасыгыз килми икән, димәк, сездә никотинга бәйлелек юк. Әгәр нидер җитми, кәефегез юк, тиз кызып китүчәнгә әйләнсәгез, уйланырга җирлек бар. Тәмәкегә бәйлелек- наркотикка, алкогольгә бәйлелек кебек үк куркыныч. Әгәр бу проблеманы үзегез генә җиңеп чыга алмыйсыз икән, безгә мөрәҗәгать итегез. Телефоныбыз - 22694, консультация бушлай.

Тагын бер киңәш: тәмәке тартуны ташлыйсыгыз килә икән, Аллен Каррның "Легкий способ бросить курить" китабын укыгыз. Әлеге китапны Интернет аша һәркем бушлай укый ала.

Виталий КАРАЯНИ,

район үзәк хастаханәсе психиатр-наркологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев