Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тәмәке төпчеге – янгынга сәбәп

Күптән түгел генә Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көнен билгеләп үттек. Тәмәке сәламәтлеккә генә зыян китереп калмыйча, күп очракта янгын чыгуга да сәбәпче булып тора. Моны раслап, дәүләт янгын күзәчелеге бүлеге начальнигы Айрат ШӘЙДУЛЛИН менә ниләр сөйли: - САРСАК-ОМГАда Сабантуй көнне янгын булды һәм аның сәбәпчесе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге....

Күптән түгел генә Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көнен билгеләп үттек. Тәмәке сәламәтлеккә генә зыян китереп калмыйча, күп очракта янгын чыгуга да сәбәпче булып тора.

Моны раслап, дәүләт янгын күзәчелеге бүлеге начальнигы Айрат ШӘЙДУЛЛИН менә ниләр сөйли:

- САРСАК-ОМГАда Сабантуй көнне янгын булды һәм аның сәбәпчесе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге. Янгын турындагы хәбәр янгын сүндерү частена иртәнге 9 сәгать 8 минутта килеп иреште. Шаһитләр әйтүенчә, ут бәдрәфтән чыккан һәм шуннан абзарга күчкән. Башта хуҗалар янгынны үз көчләре белән генә сүндерергә тырышканнар. Барып чыкмагач, янгын сүндерү машиналарын чакыртканнар. Көчле төтен күреп, Сабантуйга баручы халык та ярдәмгә килгән. Алар елгадан чиләкләп су ташысалар да, машиналар килеп җиткәндә каралты-кураларны, йортны ялкын телләре камап алган иде инде.

Ике көн узуга, төнге сәгать 12дә ӘГЕРҖЕнең Татар тыкрыгындагы бер йортта янгын чыгу турында хәбәр алдык. Бу очракта да янгын сүндерү машиналары барып җиткәндә йорт ут эчендә иде инде. Ул яшәргә яраксыз хәлгә килде, түбәсе янып бетте. Әлеге йортта да янгын тәмәке тарту аркасында чыккан дигән фараз бар.

Май аенда ТУКАЙ авылында булган янгын тагын да аянычлырак: анда кеше гомере өзелде. Тукайда янгын чыгу турындагы хәбәрне 17 майда иртәнге тугызынчы яртыда алдык. Ут абзардан чыга. Анда калган атын коткарам дип, хуҗаның 30 яшьлек улы утка ташлана һәм, нәтиҗәдә, тәне бик нык пешә. Аны Чаллының БСМП табиблары да коткарып кала алмадылар. 65 процент тән тиресе пешкән ирнең гомере фаҗигале төстә өзелә. Бу юлы да янгын чыгуның сәбәбе - тәмәке тарткандагы саксызлык, - дип сөйләде Айрат Шәйдуллин.

- Тәмәке төпчеген сүндерми ыргыту, онытып калдыру кебек гамәлләрнең әнә шундый аяныч хәлләргә китерүен истән чыгармасагыз һәм башкаларны да бу хакта кисәтеп торсагыз иде, - дип мөрәҗәгать итә райондашларга Айрат Шәйдуллин.

- Авылларда гражданнар җыеннарында да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре хакында һәрчак искәртеп торабыз, аңлату эшләре алып барабыз. Янгын чыккач һәр минутның мөһим булуы турында да ничәмә-ничә кат кисәткәнебез бар. Сарсак-Омгадагы янгын очрагында янгын сүндерү частена шунда ук хәбәр иткән булсалар, бәлки, әлеге хуҗалыкта нәрсәне дә булса коткарып калалган булыр идек. Авыл җирлекләре башлыклары да бу хакта халыкка аңлату эшләре алып барсыннар, бигрәк тә исерекләр еш җыела торган йортларны һәрчак ныклы контрольдә тотсыннар иде. Шулай ук ирекле янгын сүндерү командалары эшен җәйге вакытта булса да көчәйтү мөһим, - ди Айрат Шәйдуллин.

Яшерен-батырын түгел: күп кенә авылларда су суырту өчен елгалар янына килә торган түгел: йә агачлар басып бетергән, йә юлы юк. Елга буылмаган булса, суы да үрдәк тәпиен күмәрдәй генә.

- Елга буйларын тәртиптә тоту, янгын сүндерү гидрантлары булдыру һәм аларны карап тору да - авыл башлыклары җаваплылыгында, - дип кисәтә ул.

Җәй - янгын чыгу ихтималы зур булган иң куркыныч чор. "Бурдан кала, уттан калмый" дигәнне һәрчак истә тотып, әбиләребез әйтмешли, "алдыбызны- артыбызны" карап йөрик. Болай дип кисәтүебез дә юкка түгел. Әнә, Айрат Шәйдуллин сүзләренә караганда, соңгы вакытларда электр плитәсенә йә газ өстенә ашау җылытырга, чәй кайнатырга куеп йокларга яту очраклары да ешайган.

- Тәрәзәдән төтен чыга дип шалтыраталар, без килеп җитәбез. Телевизор эшли, газда ашау җылына, ә хуҗа йоклый, - ди ул уфтанып.

Инкарь итмәссез: болары - кешенең фәкать үз гамьсезлеге бит.

Дания АБЗАЛИЕВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев