Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Төнлә дә качып котыла алмассыз

Узган атна район юлларында исерек машина йөртүчеләрне "аулау" буенча рекордлы булды. Автоинспекторлар тугыз закон бозучыны "кармакка эләктерделәр". ...ЮХИДИ бүлекчәсенең административ практика кабинетында иртәдән үк җанлылылык. Кемдер штраф түләгән квитанциясен китергән, кемдер "права"сын алу артыннан йөри. Районның баш "гаишнигы" Олег Капиловка аларның барысының да тарихы яхшы таныш. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен...

Узган атна район юлларында исерек машина йөртүчеләрне "аулау" буенча рекордлы булды. Автоинспекторлар тугыз закон бозучыны "кармакка эләктерделәр".
...ЮХИДИ бүлекчәсенең административ практика кабинетында иртәдән үк җанлылылык. Кемдер штраф түләгән квитанциясен китергән, кемдер "права"сын алу артыннан йөри. Районның баш "гаишнигы" Олег Капиловка аларның барысының да тарихы яхшы таныш. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып эләккән машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмә уздырып алырга да җитешә..
Юлга эчкән хәлдә чыккан машина йөртүче, кем генә булуына карамастан, иң кырыс җәзаны алырга тиеш. Чөнки алар үз тормышларына да, юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларга да һәм аларның гаиләләренә дә төкереп карыйлар. ЮХИДИ хезмәткәрләре узган атна дәвамында һәр көнне, хәтта көнгә берничә исерек йөртүчене тоткарлаганнар.
Әнә, берсе хәтта каршы як полосага чыгарга да җөрьәт иткән. Әле ярый, инспекторлар вакытында туктатып өлгергәннәр.
Ә берсе июль аенда ук "права"сын алдырган булган. Шуңа да карамастан, күптән түгел кыйммәтле автомобиль сатып алган. Әлбәттә, яңа машина гаражда хуҗасының "права" алганын көтеп тормый бит инде. Бу көннәрдә юлларда да бозлавык. Җәйге тәгәрмәчләр белән, җитмәсә салган килеш руль артына утырган ир-ат аздан гына Әгерҗе елгасына төшмичә кала.
Әнә, тагын бер 20 яшьлек егет, әтисенең йоклавыннан файдаланып, машинада җилдереп кайтырга була. Ул яшүсмер чактан ук инде тәрбиягә авыр бирелүчеләрдән саналган. "Алтыдагы - алтмышка", диләр бит. Бераз салып алгач, машина йөртергә хокукы булмаса да, кичке сәгать уннарда әтисенең машинасын алып чыгып китә. Үз башына маҗара эзләгәндер инде. К.Маркс һәм Сәетов урамнары чатында "иномарка"га килеп бәрелә. Әтисенең машинасы әллә ни зыян күрми. Ә менә яньчелгән "иномарка"га түләү өчен хәзер машинаны сатарга җыеналар.
Икенче берәүгә дә исерек хәлдә руль артына утыру бик кыйммәткә төшә. Кыска гына вакыт эчендә ул ике тапкыр инспекторларга эләгә. Нәтиҗәдә, 60 мең сум штраф чәпиләр аңа. Хатыны өченче бала белән декрет ялында утыра, үзе биш мең хезмәт хакына эшли. Ул штрафны ничек түләргә? Күз яшьләре белән гафу үтенсә дә, соң инде. Нәтиҗәдә, авылдагы өен сатып, гаиләсе белән шәһәргә - "теща"сы янына күчеп китәргә мәҗбүр була. Бар бәла һаман да аракыдан башлана шул.
Инспекторлар исерек хәлдәге машина хуҗаларының рульне үзләреннән бераз гына аеграк йөртүчегә тапшыруның ике очрагына тап булдылар. Беренче очракта руль артындагы "салган" ир-егет әле биш көн элек кенә "права"га имтихан тапшырган булган. Ә аның янәшәсендә исерек машина хуҗасы утырган. Икесен дә "права"дан мәхрүм иттеләр һәм икесенә дә 30ар мең сум штраф та түләргә туры киләчәк. Берсе исерек килеш чит кеше машинасын йөрткән, икенчесе рульне исерек йөртүчегә биргән.
Икенче очракта төнге икедә кафедан кәеф-сафа корып кайтканда "гаишник"ларга тап булырбыз дип уйламаганнардыр инде. Әле күптән түгел генә "права" алган машина хуҗасы бераз салган хәлдә рульне сөйгән ярына биреп, аны машина йөртергә өйрәтергә булган. Автоинспектор туктаткач, айнып киткәндәй була, әлбәттә.
- Бездә хәзер штат ике хезмәткәргә артты. Автоинспекторларыбыз тәүлек әйләнәсе юлларда дежур торачаклар, авылларга да еш чыгачаклар. "Әйдә, төнлә "гаишник" булмас әле", дип уйламагыз. Безнең инспекторлар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында каршыгызга килеп чыгарга мөмкин. Исерек килеш руль артына утыруның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен бу язмадагы мисаллар аша да аңлатырга тырыштык. Юлларында ЮХИДИ инспекторы очрамаса, эчкән хәлдә машина йөртүченең әллә нинди аяныч фаҗигаләргә тап булуы да мөмкин иде бит, - ди Олег Капилов.
ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы штрафларны вакытында түләргә кирәклеген дә исегезгә төшереп үтә:
- Административ штрафны вакытында түләмәсәгез, ул ике тапкырга арта, әмма 1000 сумнан ким булмый яки 15 тәүлек утырып чыгарга туры киләчәк йә мәҗбүри эшкә тартачаклар,- ди ул.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев