Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Төп башына утырма

Хәзер халыкны кызыктырып торучы "Быстрые деньги" дигән белдерүләрне еш очратырга була. Анда эш урыныннан белешмә дә, поручитель дә кирәк булмагач, күпләр шуңа кызыгалар һәм бик тиз, мәшәкатьсез генә бурычка акча алып торуны отышлы юл дип саныйлар. Чынлыкта, бер дә алай түгел. Әгерҗедә дә шулай тиз генә акча биреп торучы берничә...

Хәзер халыкны кызыктырып торучы "Быстрые деньги" дигән белдерүләрне еш очратырга була. Анда эш урыныннан белешмә дә, поручитель дә кирәк булмагач, күпләр шуңа кызыгалар һәм бик тиз, мәшәкатьсез генә бурычка акча алып торуны отышлы юл дип саныйлар. Чынлыкта, бер дә алай түгел.

Әгерҗедә дә шулай тиз генә акча биреп торучы берничә нокта бар. Кайберәүләр мондый тәкъдимгә кызыгып, килешүне җентекләп укымыйча аңа кул куеп, тиз генә акча алалар да соңыннан төп башына утырып калалар. Бигрәк тә, акчаны вакытында кире кайтармасалар.
Әгерҗе район судында берничә шундый эшне карарга туры килде.
Суд бурычка акча биреп торучы гражданин М.нан килешү буенча бурычын кайтартуны сорап мөрәҗәгать итте. Бу кеше 2012 елда бер айга килешү төзеп, көнгә 1,5 процент белән бурычка 10000 сум акча ала. Исәпләп карасаң, исең китәр, еллык 547,5 процент бит! М. бурычын вакытында кайтармый. Район суды заемщикка әлеге гражданиннан барлыгы 93157 сум (!) акча эзләп алу турында карар чыгарды. Әлеге сумманың 47750 сумы килешүдәге процентлар буенча килеп чыккан. Менә бит килешүне укымыйча гына кул кую һәм бурычны вакытында кайтарып бирмәү нәрсәгә китергән!
Процентлары турында уйламыйча 24000 сум акча алган һәм бурычын срогында кайтармаган К. да бу сумма урынына 240691 сум (!) кайтарырга туры килер дип башына да китермәгәндер. Аңа 2011 елда алган бурычы өчен әнә шуның кадәр акча түләргә кирәклеге турында 2013 елның апрелендә суд карары чыгарыла.
Шунысы кызык, мондый эшләр буенча суд утырышына җавап бирүче зат килеп торуны кирәк санамый. Ә инде суд приставы хезмәткәре суд карарын үтәү өчен аны эзләп тапкач, бурычка баткан кеше тыпырчына, ризасызлык белдереп төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итә башлый.
Шуңа күрә тиз генә бурычка акча алырга җыенганда төптән уйлагыз һәм аны килешүдәге вакытта түләргә тырышыгыз. Ә инде көчегездән килми икән, мондый нокталардан бурычка акча алмавыгыз хәерле.
ӘГЕРҖЕ РАЙОН СУДЫ МАТБУГАТ ҮЗӘГЕ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев