Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тормышыбыз бәла-казаларсыз үтсен!

1927 елның 18 июлендә Россиядә дәүләт янгын күзәтчелеге турында Положение кабул ителә. Бу янгын сагы үсешендә кискен борылыш ясаган вакыйга булып тарихка кереп кала. 85 ел дәвамында янгын күзәтчелегенең исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә, аның бурычлары шул ук - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә күзәтчелек итү. Гадәттә күзәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрне...

1927 елның 18 июлендә Россиядә дәүләт янгын күзәтчелеге турында Положение кабул ителә. Бу янгын сагы үсешендә кискен борылыш ясаган вакыйга булып тарихка кереп кала. 85 ел дәвамында янгын күзәтчелегенең исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә, аның бурычлары шул ук - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә күзәтчелек итү.
Гадәттә күзәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрне күпләр өнәп бетермиләр. Бу беренче карашка аңлашыла да. Тикшереп, хаталарыңны табып, җаваплылыкка тартучыны кем яратсын инде. Ләкин без штрафлар белән куркытучы орган түгел. МЧСның күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе - янгын чыкмасын өчен кагыйдәләрнең үтәлешен даими тикшереп, кимчелекләрне төзәтүнең барышын ныклы контрольдә тотып, таләпләрне үтәүгә битараф булган, бармак аша гына караган затларны җаваплылыкка тартып, закон кысаларында эшләүче орган. Сер түгел, кайберәүләр, әнә шулай, итәгенә ут капкач, ягъни штрафка тарткач кына эшкә керешәләр. Бу кагыйдәләрне үтәмәүнең аяныч нәтиҗәләрен көн дә ишетеп торабыз, янгыннарда йөзләгән кеше гомерләре өзелә, матди байлык көлгә әйләнә. Ә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре елдан-ел катылана һәм аларны үтәүгә җавапсыз караучыларга карата таләпләр дә, штраф күләме дә арта.
Безнең бүлекчәдәге өч хезмәткәр райондагы 216 объектка хезмәт күрсәтә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше буенча бер елга план буенча 100дән артык тикшерү үткәрәбез. Кагыйдәләрне үтәмәгән юридик затларга һәм эшмәкәрләргә карата ел саен 120-130 беркетмә төзергә туры килә. Предписание язып киткәннән соң таләпләрнең үтәлешен тикшерү өчен тагын планнан тыш тикшерү белән чыгабыз. Шунысы сөенечле, закон нигезендә без куйган таләпләрне үтәүгә соңгы елларда зур игътибар бирә башладылар. Әмма бер-ике ел тикшерү белән килми торсаң, тагын бу таләпләрне онытып җибәрәләр. Мәсәлән, гади генә мисал: запас ишекләрдән чыгу юлларын төрле җиһазлар белән каплап куялар. Янгын чыккан очракта халыкның аннан чыга алмаячагы көн кебек ачык. Без тикшерү белән килгәч, ашыга-ашыга запас ишек юлын чистарта башлыйлар.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә җитди караучы "Наз" балалар приютын күпләргә үрнәк итеп куям. Аның директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина балаларның куркынычсызлыгын булдыру өчен зур хезмәт куя. Коррекцион мәктәп- интернатта да янгын куркынычсызлыгы булдыруга җитди игътибар бирәләр. Без үзебез дә даими рәвештә халык күп була һәм тәүлек буе эшли торган объектларда тикшерү белән ешрак булабыз. Чөнки нәкъ менә шундый объектларда кагыйдәләрне үтәмичә янгын чыгу зур югалтуларга китерергә мөмкин. Шунысы сөенечле, соңгы елларда райондагы объектларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә җитди игътибар бирә башладылар. Мәсәлән, соңгы өч елда барлык мәктәпләргә, балалар бакчаларына янгын сигнализациясе урнаштырылды. Өч авылда янгын сүндерү бүлекчәләре ачылу, гидрантлар куелу да зур роль уйный. Элек колхозларда янгыннан саклануга, гомумән, бармак аша карыйлар иде. Инвестор килгәч, хуҗалыкларда бу өлкәдә революция булды дисәк тә мөмкин. Агрофирма фермаларда электр хуҗалыгын яңартты, янгын сүндерү җиһазлары белән тәэмин итте. Территорияләрен чиста, тәртиптә тотуга чын хуҗаларча карыйлар, эшчеләрдән дә шуны таләп итәләр.
Әйткәнемчә, штраф күләмнәре арту җитәкчеләрне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә бик җитди карарга өйрәтә. Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез, узган елның 17 июненнән җаваплы затка минималь штраф күләме 6 мең, элек 1 мең сум иде. Ә юридик затка 150 мең, янгын чыгу куркынычы аеруча зур булган, махсус реҗим кертелгән апрель һәм декабрь айларында бу сумма ике тапкырга артып, 400 мең сумга кадәр күтәрелә. Тагын штрафлар белән куркыта димәгез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү барыбыз өчен дә кирәк. Бу очракта халкыбызның "Бурдан кала, уттан калмый" дигән мәкален искә төшерү дә җитә. Кагыйдәләрне үтәү мондый бәла-каза беребезгә дә килмәсен өчен кирәк.
Сүз уңаеннан: озак еллар дәүләт янгын күзәтчелеге органнарында намус белән хезмәт иткән хезмәттәшләребез әтиле-уллы Миңнекәй һәм Сергей Сайрановлар, Рәшид Мастикаев, Ильяс Ваһапов, Илдар Исмәгыйлев, Фирдәвес Гаяҗетдиновны, бүген аларга алмашка килгән яшь коллегаларыбыз Дилүс Шәйхетдинов белән Ринат Закировны янгын күзәтчелеге хезмәтенең 85 еллыгы белән тәбриклим. Барыгызга да сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет телим. Тормышыбызга бәла-каза килмәсен, янгыннарда кешеләр һәлак булмасын, берничә сәгать эчендә байлыкларыбыз көлгә әйләнмәсен өчен безнең хезмәт бик тә кирәк.
Айрат Шәйдуллин,
күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев