Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тормышка гашыйк

"Мин үз һөнәремне бик тә яратам. Дөньяга туарга теләк белдергән сабыйны кабул итеп алуның җанга нинди рәхәтлек бирүен сүзләр белән генә аңлатырга мөмкин түгел", - ди район үзәк хастаханәсе бала тудыру бүлегенең югары категорияле акушеркасы Лариса ЕЛЬЦОВА. Ижау медучилищесын тәмамлагач, хезмәт юлын Әгерҗе тимер юл хастаханәсенең тимерьюлчыларга техник хезмәт күрсәтүче...

"Мин үз һөнәремне бик тә яратам. Дөньяга туарга теләк белдергән сабыйны кабул итеп алуның җанга нинди рәхәтлек бирүен сүзләр белән генә аңлатырга мөмкин түгел", - ди район үзәк хастаханәсе бала тудыру бүлегенең югары категорияле акушеркасы Лариса ЕЛЬЦОВА.
Ижау медучилищесын тәмамлагач, хезмәт юлын Әгерҗе тимер юл хастаханәсенең тимерьюлчыларга техник хезмәт күрсәтүче сәламәтлек пунктында фельдшер буларак башлый ул. Ә 1988 елда район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегенә акушерка булып урнаша. Шуннан бирле аның җылы куллары якты дөньяга күпме сабыйны кабул итеп алгандыр! "Бәби табарга әзерләнгән хатын-кыз бик нечкә күңелле була бит ул. Аны тынычландыру өчен кайчак кулларыннан, башыннан сыйпап алу да җитә", - ди Лариса. "Аңа хас җаваплылылык, төгәллек кебек сыйфатларны һәр хезмәткәргә үрнәк итеп куярга була. Белемен гамәлдә оста кулланып, һәрчак тиешле ярдәмне күрсәтә белә ", - ди хезмәттәше турында өлкән акушерка Зиния Мифтахова. Үз оныгы Ринальдны да кабул итәргә туры килә Ларисага. Озакламый төпчекләре Ксения да онык белән сөендерергә җыена.
Менә шулай бәби алып кайтырга килгән һәр хатын-кыз өчен борчылып, 50 яшенә дә килеп җиткән ул, бүген аның алтын юбилее. Яраткан тормыш иптәше Андрей бәйрәме уңаеннан сөекле хатынын сөендерергә өлгергән инде - "Деу Матиз" автомобиле бүләк иткән. "Праваны моннан берничә ел элек алган идем, ә машинам юк иде әле. Инде хәзер рәхәтләнеп машинамда җилдерәм", - ди ул. Якыннары, спаниеле "Бой" белән бергәләп табигать кочагына чыгарга яраталар. "Гаиләбез белән туган ягыбызның табигатенә гашыйк без. Җиләккә, гөмбәгә, балык тотарга йөрибез. Искиткеч гүзәл, бай бит безнең яклар", - ди тормышны өзелеп яратучы юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев