Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тормышта югалып калмаслар

Коррекцион мәктәп-интернат сүзен ишетүгә, күпләр сагаеп кала. Тик анда укучы балалар белән якыннан аралашканнан соң, аларны биредә, чын мәгънәсендә, хезмәт сөяргә һәм тормышка яраклашырга өйрәтүләрен аңлавы авыр түгел. - Безнең мәктәптә 1-9 сыйныфта 108 бала укый. Һәр сыйныфта 10лап бала, 4нче сыйныфлар икәү, - ди Әгерҗедәге мәктәп-интернат директоры Фәридә Закирова....

Коррекцион мәктәп-интернат сүзен ишетүгә, күпләр сагаеп кала. Тик анда укучы балалар белән якыннан аралашканнан соң, аларны биредә, чын мәгънәсендә, хезмәт сөяргә һәм тормышка яраклашырга өйрәтүләрен аңлавы авыр түгел.


- Безнең мәктәптә 1-9 сыйныфта 108 бала укый. Һәр сыйныфта 10лап бала, 4нче сыйныфлар икәү, - ди Әгерҗедәге мәктәп-интернат директоры Фәридә Закирова.
Укучыларның 33е интернатта яши, 61е көн саен килеп-китеп укый. Физика, химия, инглиз теленнән кала, укучыларга барлык фәннәр дә укытыла. Логопедия, психомоторика, дәвалау физкультурасы кебек махсус дәресләр дә бар. Хезмәт тәрбиясенә аеруча зур игътибар бирелә.
- Хезмәт дәресләре ике юнәлештә алып барыла. Берсе - тегү, икенчесе - чәчәк үстерү юнәлеше, - ди директор. Мәктәпне тәмамлаганда укучылар бу фәннәрдән имтихан да тапшыралар.
- Мин хезмәт дәресләрен аеруча көтеп алам. Җәй көне мәктәп янындагы участокта эшлибез. Әнә, нинди матур чәчәкләр үстердек быел да. Шулай ук агачтан төрле әйберләр ясарга да өйрәндем. Күптән түгел үз кулларым белән урындык ясадым. Көрәк тә ясаганым бар. Ә мәктәпне тәмамлагач, Ижауга токарьлыкка укырга китәсем килә, - ди Әгерҗедән Михаил Юлдашев.
Ә София Бараненконың хыялы - аш-су остасы булу.
- Безне биредә бик тәмле итеп ашаталар. Мин үзем дә ашарга пешерергә бик яратам. Өйдә әниемә дә булышам, - ди кыз.
Алабугада начар ишетүчеләр мәктәбендә укыган Айдар Садыйковның Әгерҗе мәктәп-интернатында белем ала башлавына бер генә ел әле.
- Миңа барлык дәресләр дә ошый. Шулай да биология, география, хезмәт дәресләрен аеруча көтеп алам. Дәрестә берәр нәрсәне аңламасам, укытучыдан кабат сорыйм. Рәсем, төрле эшләнмәләр ясарга яратам. Бәйгеләрдә дә бик теләп катнашам, - ди Айдар.
- Айдарны ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә Мордывыйга алып кайтабыз, - диләр аны тәрбиягә алган Гүзәл-Ленар Хәйруллиннар. - Өйдә бик тырышып дәресләрен әзерли. Татар теле укытучысы .... ярдәме белән туган телдә сөйләшергә өйрәнә. Айдарга тиешле тәрбия һәм белем бирүгә зур көч куючы интернат укытучылары һәм тәрбиячеләренә бик рәхмәтле без. Айдар - өйдә дә уң кулыбыз. Ишегалдында булсынмы, өйдәге эшме - булышырга атлыгып кына тора, - дип сөенә Гүзәл ханым.
Мәктәп-интернатта укучыларны җәмгыятькә яраклашырга да өйрәтәләр.
- Без укучыларны шәһәребездәге социаль объектларга экскурсияләргә дә бик еш алып барабыз. Поликлиника, Пенсия фонды идарәсе, халыкка социаль ярдәм күрсәтү, эчке эшләр бүлеге һәм башка шундый халык еш мөрәҗәгать итүче оешмаларның эшчәнлеге белән якыннан танышу укучыларга алдагы тормышларында кирәк булыр дип уйлыйм, - ди Фәридә Закирова. Шулай ук гариза язарга, табиб язган рецептларны укырга өйрәнү кебек гамәлләр дә аларны тормышка яраклаштыру максаты белән эшләнә.
- Укучыларыбызның күпчелегенә кешелеклелек дигән сыйфат хас. Шуңа алар ветераннар янына йөрергә, тимурчылар булып аларга ярдәм итәргә бик яраталар. Әнә, өлкән сыйныф укучылары тыл һәм хезмәт ветераны Валентина Титова янына кайчан барабыз дип ашкынып торалар. Ветеран үзе дә алар килүен көтеп тора, - ди Фәридә Наилевна.
Мәктәпне тәмамлагач, укучыларның күпчелеге Ижау һәм Сарапул һөнәр училищеларына укырга керә.
- Статистика күрсәткәнчә, бу укучыларның күпчелеге тормышта үз юлын табалар, гаилә коралар, балалар тәрбиялиләр, - ди район мәгариф идарәсенең мәктәп-интернат эшчәнлеген контрольдә тотучы белгече Гүзәл Капилова.
Язмам ахырында әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, түбәндәге фикеремне җиткерәсе килә: әгәр психологик-медик-педагогик комиссия балагызга укуын коррекцион мәктәп-интернатта дәвам итәргә тәкъдим итә икән, паникага бирелергә ашыкмагыз, кәефегез кырылмасын. Биредә аларны бу катлаулы тормышта югалып калмаска, үз юлларын табарга ярдәм итәрләр. Ә бу - иң мөһиме.

Белешмә:
Нинди укучылар белем алуына карап, мәктәпләр 8 төргә бүленә. Әгерҗе коррекцион мәктәп-интернаты VIII төргә карый. Бу төргә карый торган мәктәптә акыл үсеше буенча тайпылышлары булган укучылар белем ала.

×××
Әгерҗенең коррекцион мәктәп-интернатында 108 укучы исәпләнә. Шуның 14е өйдә белем ала. 44е - инвалид. Аларга 20 укытучы, 6 тәрбияче белем һәм тәрбия бирә.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев