Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Төхвәтуллиннар утыз ике төрле газета-журналга язылалар

Бу кадәр күп басмага языла башлаганнарына бер дистә ел гына түгел инде Төхвәтуллиннарның

Тирсәдә яшәүче Фирдания–Алик Төхвәтуллиннар вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланганын көтеп алалар. 2024 елның икенче яртыеллыгы өчен әлеге гаилә дистәгә якын газета-журналга язылган инде. Бу алар алдыра торган басмаларның өчтән бер өлеше генә әле. 

Бу кадәр күп басмага языла башлаганнарына бер дистә ел гына түгел инде Төхвәтуллиннарның.

–    Соңгы елларда бик күп төрле яңа басмалар чыга башлады. Хат ташучыбыз Нурия Муллина бу турыда хәбәр итеп кенә тора. Шуңа күрә мин һәр яңа газета, анда нинди темалар яктыртылуы турында хәбәрдар, – ди Фирдания апа, елмаеп.

Сканвордларны Алик абый өчен яздыралар. Алар килгән көн гаилә башлыгы өчен дә бәйрәм кебек. Күзлеген киеп, кулына каләмен алып һәр сорауны игътибар белән укып чишә ул аларны. Катлаулырак сорауларның җавапларын аерым битләргә язып барып, стенага беркетеп тә куя икән.

–    Башны эшләтергә, хәтерне яхшыртырга бик яхшы ул сканвордлар, – ди Алик абый.
Әгерҗедә яшәүче оныклары Саша һәм Данилга да әби-бабай һәр ярты ел саен бүләк ясыйлар. Алар өчен дүрт төрле басмага язылалар.

–    Балалар бакчасына йөргәндә үк әткәй белән әнкәй улларыбызда укуга мәхәббәт тәрбияләделәр. Малайлар журналларны көтеп алалар, – ди кызлары Гөлназ.

Бала-чаганы уку белән кызыксындыру авыр булган заманда Төхвәтуллиннарның бу гамәленә афәрин дими, ни дисең...

Никадәр генә газета-журнал алдырсалар да, аларны алыштырып торсалар да, даими һәм иң беренче булып языла торганы үзгәрешсез кала: ул – “Әгерҗе хәбәрләре”.

–    Район басмасына гомер-гомергә язылдык. Һәм иң көтеп алганы, яратып укый торганы да – “Әгерҗе хәбәрләре”. 

–    Җомга – район басмасы киләсе көнне почта әрҗәсен берничә тапкыр чыгып карыйм. Хат ташучы Нуриянең килү вакытын чамаласам да, күңел түзми, – ди Фирдания апа.

Дүшәмбе, чәршәмбедә кебек үк бу көнне дә өйләренә берничә басма килсә дә, иң беренче кулларына “Әгерҗе хәбәрләре”н алалар. Уллары Илназ да район басмасының һәр санын укып бара икән.

–    “Әгерҗе хәбәрләре”нә язылмаучыларны бөтенләй аңламыйм. Район басмасы һәр гаиләгә килергә тиеш дип саныйм. Чөнки ул – үзебезнеке, район тормышын яктыртучы газета, – ди Фирдания апа.

Аңа: “Бу кадәр күп газетаны укып бетерә аласызмы?” – дигән сорауны да бирми кала алмадык.

–    Һәрберсен сүзен сүзгә укып чыгам. Кыш көннәрендә әле җитми дә кала, авыл китапханәсенә дә йөрим, – диде ул.
Үзе укыган басмаларны күршеләренә, танышларына да тарата икән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев