Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Төпчек ыргытсаң – штраф

    Машина тәрәзәсеннән тәмәке төпчеге ыргытучыларны штрафка тарту турындагы канун проекты Дәүләт Думасында каралырга мөмкин. Кайбер депутатлар шундый тәкъдим белән чыкты. Машина тәрәзәсеннән чүп яки берәр әйбер ыргыткан өчен административ җаваплылыкка тартырга кирәк, - диләр депутатлар. - Машина хәрәкәт итәме, туктап торамы - барыбер. Андыйларга 5-10 мең сум күләмендә штраф салырга...

    Машина тәрәзәсеннән тәмәке төпчеге ыргытучыларны штрафка тарту турындагы канун проекты Дәүләт Думасында каралырга мөмкин. Кайбер депутатлар шундый тәкъдим белән чыкты.
     
    Машина тәрәзәсеннән чүп яки берәр әйбер ыргыткан өчен административ җаваплылыкка тартырга кирәк, - диләр депутатлар. - Машина хәрәкәт итәме, туктап торамы - барыбер. Андыйларга 5-10 мең сум күләмендә штраф салырга яки 20-40 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләргә кирәк.
     
    Шунысын белеп торыгыз: чүп-чар рәтенә тәмәке төпчеге дә керә. Россиянең кайбер өлкәләрендә машинадан чүп ыргыткан өчен штраф салына да икән инде. Хәзер аны федераль дәрәҗәдә кулланырга ниятлиләр. Кагыйдә бозучыларны башка машина йөртүчеләр һәм очраклы үтеп баручылар җибәргән фото һәм видеоматериаллар ярдәмендә җәзага тартачаклар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: