ТР Президенты инаугурациясе 18 сентябрьгә билгеләнде
Сайлауда җиңеп чыккан Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифаларына керешү тантанасы рәсми рәвештә 18 сентябрьгә билгеләнде.
Шул уңайдан тарихка кереп калачак олы тантана - инаугурация С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында көндезге сәгать12дә башланачак. Бу хактагы карар бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында расланды, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Исегезгә төшерәбез: 13 сентябрьдә...

Шул уңайдан тарихка кереп калачак олы тантана - инаугурация С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында көндезге сәгать12дә башланачак. Бу хактагы карар бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында расланды, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Исегезгә төшерәбез: 13 сентябрьдә узган сайлауда Рөстәм Миңнеханов өчен 2 306 844 кеше (94,4 %) тавышын бирде.
Интертат ру.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз