Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Төрмәгә - бер адым

Шартлы рәвештә хөкем ителеп тә үзе өчен сабак алмаган гражданнарны төрмәгә озату очраклары белән безгә даими очрашырга туры килә. Гражданин С., хатын-кызны кыйнаганы өчен җәмәгать судьясы тарафыннан бер елга ирегеннән мәхрүм ителеп, ел ярым срокка сынау шарты белән калдырылган иде. Тик бу аның өчен сабак булмады, ул җәмәгать тәртибен бозуын...

Шартлы рәвештә хөкем ителеп тә үзе өчен сабак алмаган гражданнарны төрмәгә озату очраклары белән безгә даими очрашырга туры килә.

Гражданин С., хатын-кызны кыйнаганы өчен җәмәгать судьясы тарафыннан бер елга ирегеннән мәхрүм ителеп, ел ярым срокка сынау шарты белән калдырылган иде. Тик бу аның өчен сабак булмады, ул җәмәгать тәртибен бозуын дәвам итте. Җинаятьне үтәтү инспекциясе Әгерҗе район судына гражданин С.ны ирегеннән мәхрүм итү турында гариза юлларга мәҗбүр булды. Суд, үтенечне нигезле дип табып, әлеге гражданинны бер елга каты режимдагы төзәтү колониясенә озатты.

· Ә гражданин А., урлашканы өчен бер елга төзәтү эшләренә хөкем ителеп, хезмәт хакыннан дәүләт файдасына ун процент тотылып калынырга тиеш иде. Әлеге җәзаны үтәтү өчен аны шәһәрне җыештыру белән шөгыльләнүче бер оешмага юлладык. Тик әлеге гражданинның анда эшлисе килмәде, эшкә йөрмәс өчен сәбәпләрне табып кына торды. Бу очракта да аның язмышын Әгерҗе район суды хәл итте: гражданин А.ны дүрт айга поселение колониясенә озаттылар.

· Әйе, төрмәгә нибары бер адым шул, законга колак салмасаң, ирегеңнән мәхрүм калуыңны көт тә тор.

· Юрий САТЕЕВ,

җәзаларны үтәтү инспекциясенең Әгерҗе районы буенча филиалы начальнигы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев