Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чисталык өчен көрәш башланды

ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә Әгерҗе районында 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар чистарыну, төзекләндерү буенча традицион икеайлык игълан ителде. Аның барышында эшне нәтиҗәле итеп оештыру өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев җитәкчелегендә оператив штаб оештырылды. Шулай итеп, шәһәребезне, авылларны кыш буе кар астына җыелып барган чүп-чардан чистартыр, әйләнә-тирәбезне...

ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә Әгерҗе районында 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар чистарыну, төзекләндерү буенча традицион икеайлык игълан ителде. Аның барышында эшне нәтиҗәле итеп оештыру өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев җитәкчелегендә оператив штаб оештырылды.
Шулай итеп, шәһәребезне, авылларны кыш буе кар астына җыелып барган чүп-чардан чистартыр, әйләнә-тирәбезне төзекләндерер чак җитте. Әле күп җирдә кар ята бит, диярсез. Ә кар тизрәк эреп бетсен өчен хәзер үк аны тирә-якка таратырга ашыгыгыз. Аяк асты да тизрәк кибәр, чүп-чардан да тизрәк арынырбыз.
Электән килгән гадәт буенча быел да һәр җомга санитар чистарыну көне дип игълан ителде. Димәк, бу көнне һәр предприятие, оешма хезмәткәрләре җитәкчеләре белән берлектә үз территорияләрен, беркетелгән урамнарны чистарту, койма-капкаларны төзекләндереп буяу өчен бергәләшеп өмәләрдә актив катнашырга тиеш. Шулай ук үз тирәгездәге агач-куакларны, үләннәрне тигезләп кисеп тору, чүп үләннәрен чабу да - сезнең бурыч. Территориягездәге чүп-чарны, киселгән агач ботакларын чүплеккә чыгарып түгүне оештыру да сезнең эш икәнлеген онытмагыз.
Тимер юл предприятиеләре хезмәтләренең тагын бер тапкыр исләренә төшерәбез: шәһәр аша үтүче тимер юл буйларының ике ягында да бишәр метр араны җыештыру - сезнең бурыч.
Шәхси йортлары белән яшәүчеләр дә ишегалларын, капка төпләрен иртә яздан чистартырга керешеп, беренче кар төшкәнче тәртиптә тотсалар, чәчәкләр үстерсәләр, шәһәр-авылларыбыз урамнары ничек матур булыр иде!
Капка төпләре чүп үләнгә баткан, җыештырылмаган, төзелеш материаллары белән тулган йорт хуҗаларының штрафка тартылачагын да исегезгә төшереп үтәбез. Аның күләме - 2-5 мең сум. Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия урамнар буйлап махсус рейдлар оештырачак. Чисталык, тәртип булдыруга битараф булган хуҗаларга, эшмәкәрләргә административ штраф салыначак.
Хөрмәтле райондашлар! Шәһәр-авылларыбызны чистарту, төзекләндерү, яшеллеккә күмү өчен бергәләп өмәләргә чыгыйк, чистартылган җирдә тәртип саклау өчен бергәләп көрәшик. Җыештырылган җирдә түгел, ә чисталыкны саклаган җирдә генә тәртип булачагын онытмыйк, балаларга да шуны аңлатыйк, өмәләргә аларны да алып чыгыйк. Яшәгән җиребез чиста, уңайлы, читтән килгәннәр дә сокланырлык булсын.
Александр Шамшурин,
административ комиссия баш белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев