Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Цифрлы телевидение: 14 октябрьдә күчәбез

14 октябрьдә Татарстанда масштаблы рәвештә цифрлы телевидениегә күчәбез.

Әгәр сез телевизор экраннарында Беренче, Россия 1, НТВ, 5 Канал логотибы белән янәшә «А» хәрефен күрәсез икән, сез аналог телетапшыруын карыйсыз һәм сезгә кичекмәстән цифрлы телевидениегә күчү хәстәрен күрергә кирәк. Әгәр андый хәреф юк икән, димәк, борчылырга урын юк.

Бу көннәрдә Әгерҗедә район башкарма комитеты вәкилләре, волонтерлардан торган махсус комиссия, өйдән-өйгә кереп, цифрлы телевидениегә күчү буенча нинди проблемалар булуын ачыклый. Иң беренче чиратта, алар ветераннар, ветераннарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре янына баралар. Авылларда әлеге эш авыл җирлекләре башлыкларына йөкләнгән.

Әгәр сезне цифрлы телевидениегә күчүгә кагылышлы сорау борчый икән, кичекмәстән 22969, 23061 телефоннары буенча район башкарма комитетына мөрәҗәгать итегез. Шулай ук 88002228716 номеры буенча республика кайнар линия телефонына да шалтырата аласыз.

Шунысын да искәртәбез: цифрлы эфир телевидениесенә күчү түләүле кабельле телевидениесе челтәрләре, IP телевидение, спутник телевидениесенә  тоташтырылган абонентларга кагылмый. Шулай ук телевизор экраннарында “А” хәрефе булмаса да  цифрлы эфир телетапшырауларын карарга күчү автомат рәвештә башкарылган булып чыга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев