Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Туган җиргә биреп мәхәббәтне

    Туган ягыма кайткан саен "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясенә сугылмый калган юк диярлек. Андагы хезмәткәрләр белән хәл-әхвәл белешкәннән соң, район газетасының төпләмәсен карарга яратам. Газета битләрен актарганда күпме таныш-белешләрне, дус-ишләрне очраткандай булам, туган төбәгем яңалыклары белән танышам. Менә 2010 елның 26 май саны. "Район үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннары Энгель...

    Туган ягыма кайткан саен "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясенә сугылмый калган юк диярлек. Андагы хезмәткәрләр белән хәл-әхвәл белешкәннән соң, район газетасының төпләмәсен карарга яратам. Газета битләрен актарганда күпме таныш-белешләрне, дус-ишләрне очраткандай булам, туган төбәгем яңалыклары белән танышам. Менә 2010 елның 26 май саны. "Район үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннары Энгель Мусин һәм Мәхтүр Нуриев Казанда ТАССРның 90 еллык юбилеена багышланган тантанада катнаштылар".

    Энгель Мусин... Әйе, бөтен гомерен туган якка хезмәт итүгә багышлаган танылган шәхес ул. Аның белән беренче очрашуыбыз Иж-Бубый мәктәбендә булды. Ул бер сыйныфка алданрак укыса да, аралашып тора идек без аның белән. Исеме дә гел алдынгы укучылар арасында булды Энгельнең.

    Ул елларда институтка кергән авыл баласы бик дәрәҗәле санала һәм ул бәхет сирәкләргә генә эләгә иде. Урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган гап-гади авыл малае Энгель Казан финанс-икътисад институты студенты булу бәхетенә иреште. Ул заманда бу уку йортына керә алучылар бик сирәк иде. Мин дә Казан авыл хуҗалыгы техникумына кердем һәм без якташым белән студент чагында да аралашып яшәдек.

    Студент еллары да артта калды. Кирәк бит, Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар бүлеге ишек төбендә бер үк көнне Энгель белән тагын юлларыбыз кисеште. Икебез дә эшкә урнашырга килгән идек. Әмма юлларыбыз соңыннан аерылышты, мин журналистикага кереп киттем.

    Әмма уртак танышыбыз, үзешчән композитор Әнвәр Закиров очраштырып торды безне. Энгельнең шигырьләренә язган көйләрен уйнап та күрсәтә иде ул. Икътисадчы буларак гел коры саннар белән эш иткән бу шәхеснең иҗат, тарих белән мавыгуына гел соклана идем.

    Хезмәт юлының күп өлеше авыл хуҗалыгы идарәсендә узды аның. Баш бухгалтер булып эшләгәндә колхозларда исәп-хисап эшләрен заман таләпләренә туры китереп оештыру, бухгалтерлар белән укулар, семинарлар үткәрүгә үтә дә җаваплы карый иде ул. Эшкә бик тә таләпчән булса да, гадилеге, кешелеклелеге, зыялылыгы, тыйнаклыгы өчен колхоз җитәкчеләре һәм белгечләре бик хөрмәт итәләр иде үзен. Чөнки ул беркайчан да тырнак астыннан кер эзләмәде. Эштә килеп туган проблемаларны хәл итү юлларын күрсәтә белде. Энгель Мәгъсумовичның атналар буе колхозлардан кайтып кермәгән чаклары да күп була иде. Аның өчен эш һәрвакыт беренче урында булды. Эштә эленке-салынкылыкны яратмады, гадел, туры сүзле иде. Районда дәрәҗәле шәхес булса да, борын чөеп йөргәнен дә хәтерләмим.

    Хезмәтенә җаны-тәне белән бирелгән Энгель Мусинны 1985 елда район финанс бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Лаеклы ялга чыкканчы ул шушы җаваплы, тынгысыз хезмәттә булды. "Адилә Уразгильдәева, Раилә Мастикаева, Мәсгуть Лебедев, Мәсгуть Шәймәрданов, Люция Абдуллина кебек намуслы хезмәттәшләрем белән бик килешеп, уртак тел табып эшләдек. Алар үз һөнәрләренең чын осталары иде. Шоферым Заһит Камалетдиновтан да бик уңдым", - дип искә ала ул елларны Энгель Мусин.

    Үткән гасырның туксанынчы еллары, СССР таркалу финанс хезмәткәрләрен дә бик авыр хәлләрдә калдыра. Районда продукция җитештерү күпкә кими, предприятиеләр банкротлыкка чыга, хезмәт хакы түләү проблемага әверелә. Чөнки бюджетка салым керү күпкә кими, недоимкалар арта. Татарстанда бюджет хезмәткәрләренә 4-5әр ай хезмәт хакы түли алмаган районнар була. Район хакимиятенең һәм финанс хезмәткәрләренең эшлекле чаралар күрүе нәтиҗәсендә әгерҗелеләр бу авыр чорларны җиңелрәк кичерәләр. Салым инспекциясе начальнигы Надежда Колесникованың түләнмәгән салымнарны эзләп бармаган урыны калмый. Ә финанс бүлеге мөдире, акча сорап, Казаннан кайтып керми. Энгель Мусин хезмәт хакын түләү өчен ссудалар ала, министрлыкта район бюджетын яклауда аеруча активлык күрсәтә. Шундый кризис елларында да районда бер генә мәктәп-бакчаның ябылуына юл куелмый.

    Район үсешенә ифрат зур өлеш керткән якташыбызның хезмәте югарыда да лаеклы бәясен ала. Аның гаилә архивында бик кадерләп саклый торган әйберләр арасында дистәләгән Мактау грамоталары, медальләр шул турыда ачык сөйли. "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" исеме, "Финанс хезмәте отличнигы" билгесе - Энгель Мәгъсумовичның намуслы хезмәт юлына иң югары бәя ул.

    Сер түгел, адәм баласының хезмәт юлындагы уңышлары аның гаиләсендәге тотрыклылыкка да бәйле. Бу җәһәттән дә Энгель Мусинның бәхете булды. Атналар буе командировкаларда булган, отчет чорларында гаиләсе янына төн урталарында гына кайткан чаклары күп булса да, җәмәгате Рәмзия ханым сабырлык үрнәге күрсәтә белде. Гаилә учагын сүндермәс өчен бөтен тырышлыгын куйды ул. Мәхәббәт җимешләре булып үскән ике уллары һәм кызлары - бүген аларның ныклы терәге. Шуңа күрә гомер көзләренә кергәндә җаны тыныч Энгель Мәгъсум улының. "Олыгая барганда алты оныгыма карап, алар белән аралашып яшәү - үзе бер бәхет икән ул", - ди хезмәт ветераны.

    Эш һәм гаилә бәхетен туган ягында тапкан бу якташым бер шигырендә

    "Тургай моңы - туган якның зәңгәр күгендә,

    Кырларында уңыш яулап, үрләрендә җиңү яулап,

    Җиргә биреп мәхәббәтне яшик үзендә", дип язган иде. Чынбарлыкта да мәхәббәтен илгә, туган җиргә биреп яшәде һәм яши Энгель Мусин. Яңа елның беренче атнасында 70 яшьлек юбилеена килеп җиткән мөхтәрәм якташыбызга тургай моңын озак еллар тыңларга язсын әле.

    Харис Закиров.

    Казан - Әгерҗе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: