Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Туган җирнең җылысы да якын күңеленә

Ленин исемендәге колхоз, "Нур" хуҗалыгы, "Агро-Кама" ширкәтенең икенче участогы... Механизатор, баш инженер, хуҗалык җитәкчесе, идарәче... Язмам "Агро-Кама" ширкәтенең "Варкләд-Бодья", "Кичкетаң", "Кырынды", "Яңавыл", "Көчек" бүлекчәләрен берләштергән икенче участогы җитәкчесе Ильяс КӘРӘМИЕВ турында. Ильяс Мәхмүт улының туган авылында эшли башлавына да 38 ел булган. Хәер, авыл баласы тәпи йөри башлап, кул арасына...

Ленин исемендәге колхоз, "Нур" хуҗалыгы, "Агро-Кама" ширкәтенең икенче участогы... Механизатор, баш инженер, хуҗалык җитәкчесе, идарәче... Язмам "Агро-Кама" ширкәтенең "Варкләд-Бодья", "Кичкетаң", "Кырынды", "Яңавыл", "Көчек" бүлекчәләрен берләштергән икенче участогы җитәкчесе Ильяс КӘРӘМИЕВ турында.
Ильяс Мәхмүт улының туган авылында эшли башлавына да 38 ел булган. Хәер, авыл баласы тәпи йөри башлап, кул арасына керүгә үк эшкә җигелә инде. Гомер буе колхозда эшләгән Мәхмүт абый белән Разыя апаның өлкән уллары да кечерәк чакта җәй көннәрендә әнисе белән болында сарык көтүендә йөри. Ә инде үсә төшкәч, әтисе белән трактор тирәсендә кайнаша. Әтисенә булыша алуына шатлана малай. Ә Мәхмүт абый аннан да бигрәк сөенә: улы аның һөнәрен дәвам итәчәк бит. Мәктәп тәмамлаганда карары ныклы була егетнең. Ул Чистай авыл хуҗалыгы техникумының механикалаштыру бүлегенә укырга керә. 1974 елда дипломын кулына алуга хәрби хезмәткә чакырыла егет. Ә ике елдан туган авылына әйләнеп тә кайта.
Хезмәт юлын гади механизатор булып башлый Ильяс. 1985 елда Ленин исемендәге колхозга баш инженер итеп билгелиләр үзен. Колхозда техника да, эшче көчләр дә җитәрлек. Күбесе - озак еллар эшләгән тәҗрибәле абзыйлар. Үзенә йөкләнгән җаваплылыкны тоеп, кул астындагылар белән уртак тел табып эшли Ильяс Мәхмүт улы. Колхозчылары да уңган-булган. Үз араларында үскән егетнең колхоз өчен, авылдашлары өчен тырышып йөрүен аңлыйлар алар. Тырыш хезмәт, билгеле, үз нәтиҗәләрен дә күрсәтә: мул-бай тормышта яши авыл халкы.
Еллар уза, вакыт белән бергә вәзгыять тә, кешеләр дә үзгәрә. Кайчандыр бөтен ил белән бергә коммунизм төзү уе белән янып йөргән Ленин исемендәге күмәк хуҗалык та таркала, "Нур" хуҗалыгы барлыкка килә. 1995 елда хуҗалыкка җитәкче итеп, Ильяс Кәрәмиевны сайлыйлар. Исеме алмашынса да, халык һаман шул. Коммунизмга барып җитә алмаса да яшәргә, балалар үстерергә, димәк, хезмәт итәргә кирәк. Шуның өстенә иң әһәмиятлесе: эшне оештыра белергә. Кырлардан мул уңыш та җыеп алына, терлекчелек тармагы да сынатмый. "Нур" исеме астында да һәрвакыт алдынгылар рәтендә була хуҗалык. Билгеле, беренче чиратта, хуҗалык җитәкчесе Ильяс Мәхмүт улының тынгысыз тырыш хезмәте Татарстан Президенты, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тиешле бәя дә ала. Мактау грамоталары, дипломнар, күкрәк билгеләре белән бүләкләнә ул. Ә иң истәлеклесе, иң кадерлесе - "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исеме.
Әмма заман җилләре "Нур"га да озак яшәргә, озак балкырга ирек бирми, районга инвестор булып килгән "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы авылларны үз кулына ала. Күп хуҗалыкларның җитәкчеләрен дә алыштыралар. "Ак Барс"ның "Яңавыл" бүлекчәсенә идарәче булып кала Ильяс Мәхмүт улы.
Хәзер ул җитәкчелек иткән икенче участокта алтмышлап кеше эшли: мөгезле эре терлек фермасында һәм техника паркында. Кышын эш тә кимегән, шунлыктан күпчелеге - чираттагы ялда. Элекке кебек машина-трактор гөрелтесе авылны шаулатып тормый. Кышкы авыл тынлыгын бозып, малларга азык төягән трактор гына көнгә бер-ике тапкыр ферма тирәсеннән урый.
Ильяс Мәхмүт улы да, әнә, бүген дә таң белән торып хуҗалыкны әйләнә. Өч чакрымда гына урнашкан туган авылы Әремгә - Варкләд-Авылга да сугыла ул. Аллага шөкер, әти-әнисе исән әле. 87 яшен тутырган Мәхмүт абый белән 84 яшьлек Разыя апа, туган нигезнең җылысын саклап, күрше Яңавылда яшәүче ул-кызларының уңышларына сөенеп яшәп яталар. Хәл белергә кергән уллары әтисе белән борчу-мәшәкатьләрен уртаклашкан арада әнисе чәен кайнатып, төче коймагын да өлгертергә җитешә. Әти-әни янында, туган йортта бик азга гына тормыш мәшәкатьләреннән арынып, бала, үсмер чакка кайткан кебек тоя җитәкче үзен.
Төшке ашка өйгә кайтырга тырыша хуҗа кеше. Мал-туар асрап гомер кичерсәләр дә, хуҗалык эшләре - гаиләсе белән ата-ана йортында яшәүче улы һәм 36 ел бергә гомер кичерүче хатыны Зөһрәсе җилкәсендә. Өйдә аны ике оныгы "бабай" дип көтеп торалар. "Баланың баласы балдан татлы", дип белеп әйтәләр шул. Эш дия-дия, үзенекеләрнең үскәне күрми дә калынган. Ашыга-кабалана гомер узылган. Алтмышка да җителгән. Юк, заяга узмаган гомер. Бүген үзен бик бәхетле тоя Ильяс әфәнде: киңәш-табыш итәргә әти-әнисе исән, ике сеңлесе гаиләләре белән авылда, борчу-шатлыкларын уртаклашырга, тормыш йөген тартып барышырга тугры хатыны Зөһрәсе һәрчак янында, нәсел дәвамчылары улы-кызы, кочагына алып сөяргә оныклары бар. Шуларның барысына куанып, сәламәт булып, озын-озак тигезлектә яшәргә язсын Ходай бу хөрмәтле авылдашыбызга.
Розалия КӘРИМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев