Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Туган Касаемның язмышы борчый...

Татарның күренекле шагыйре Сәгыйть Рәмиев кайчандыр "Әй, авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш" дип язганда бүгенге кайбер авылларның киләчәген күз алдына да китерә алмагандыр. Зур авылларда соңгы елларда клублар, ФАПлар, юллар төзесәләр дә, кече авылларның язмышы аяныч бит. Авыл әле дә чыдый инде дип уйлап куям кайчак....

Татарның күренекле шагыйре Сәгыйть Рәмиев кайчандыр "Әй, авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш" дип язганда бүгенге кайбер авылларның киләчәген күз алдына да китерә алмагандыр. Зур авылларда соңгы елларда клублар, ФАПлар, юллар төзесәләр дә, кече авылларның язмышы аяныч бит. Авыл әле дә чыдый инде дип уйлап куям кайчак.

Тарихка күз салсак, авыл нинди генә сынауларга дучар ителмәгән?! Узган гасырның утызынчы елларында хәллерәк тормышлыларны кулак дип читкә сөрделәр, сугыштан соң төрле төзелешләргә вербовкаладылар, җитмешенче елларда авылларны эреләндерү сәясәте, аннан су басу зонасына керә дип гөрләп торган авылларны урыннарыннан кубару дисеңме... Саный китсәң, чәчең үрә торыр. Авыллар менә шулай кечерәйде. Исеме тарих битләрендә генә калганнары да байтак. Мәҗбүриләп читкә сөрелгән авыл халкы кире туган төбәгенә кайтмады, әлбәттә. Хәзер инде авыллардагы эшсезлек... Мәктәбе, кибете, медпункты булмаган авылда яшьләр нишләп калсын инде? Бөтен яшьләр дә гаилә фермасы, үз эшен ача алмый бит. Йөз кат кабатланган сүзләр сөйлисең дисезме? Шулайдыр. Әмма язмый кала алмыйм.

Туган Касаемның язмышы борчый мине. Президентыбыз Миңнеханов бер генә баласы булган авылда да башлангыч мәктәп эшләргә тиеш дисә дә, сигез бала укый торган мәктәбебезне, бинасы авария хәлендә дип, 2008 елда ук ябып куйдылар. Дөрес, әлеге ике катлы кирпеч бина 1896 елда төзелгән. Әмма бу тарихи бинаның ныклыгын бүген дә беркем инкарь итә алмас, мөгаен. Анда су, газ кергән, чиста иде. Мәктәпсез калуыбыз гына җитмәгән, быел башта медпунктны, аннан керем аз дип кибетебезне дә ябып куйдылар. Ә бит безнең авылда сиксәннән артык кеше гомер кичерә. Җәйгә кайтып яшәүчеләр дә була.

Медпунктыбызның ябылуын шул теге тарихи бинаның тузганлыгы һәм Кадыбаш авылында амбулатория ачылу белән бәйләделәр. Касай халкына ничә еллар хезмәт иткән фельдшерыбыз Ләйсән Муллахмәтованың эшен бик ярата идек. Ашыгыч ярдәм кирәк булганда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында йөгереп килеп җитте. Ул урын өстендә ятучы авыру әби-бабайларның да хәлен белеп чыга иде. Без аңа бик рәхмәтле. Ләйсәнебез хәзер Кадыбаштагы амбулаториядә эшли. Дөрес, атнага ике тапкыр амбулаториядән килеп авыруларның хәлен белеп китәләр. Әмма көн саен укол салдырырга кирәк булганда Касай халкы кая барсын? Шикәр диабеты белән авыручы Фәймә апа, бердәнбер сугыш ветераны Касыйм ага, 90 яшьлек Маһирә, 98 яшьлек Шәргия әбиләр, дүрт чакрым ара узып, Кадыбашка йөри алмыйлар бит инде. Тукаебыз әйтмешли, "Бармыни ул бездә кеше кадерен белү, мескен, үлеп аңлатмагач"...

Нигә шундый хәлгә төшеп бара соң авылыбыз дип борчылам. Рәхмәт яусын, авылыбыз урамын рәтләделәр. Йортларыбыз, каралты-кураларыбыз төзек. Бик тырыш, уңган халык яши бездә. Агрофирманың 800 башка якын терлеге дә Касай фермасында. Узган ел Ижаудагы авылдашыбыз Рәсимә Садыйкова инициативасы белән зурлап Авыл көне уздырдык. Бәйрәмгә ераклардан кайткан 350ләп авылдашны кунак иттек, бергәләп күңел ачтык. Авылдашлар очрашуына кайтучылар биргән сәдака акчасына зират кирәк-яракларын саклау өчен йорт салып куйдык. Быел җитмешләп авылдашны җыеп Корбан ашы уздырдык. Коръән укый торган егетләребез дә бар. Халыктан җыелган үзара салымга сәдака акчасын кушып, зиратыбызның коймасын яңарта башладык. Алда әле чишмәбезне төзекләндерү бурычы тора. Авылдашлар белән анысын да башкарып чыгарбыз. Кыскасы, безнең Касай халкы төшеп калганнардан түгел диясем килә. Туган авылыбызны яшәтү өчен көчебездән килгәнчә тырышабыз. Тик менә өстәгеләр кече авыллар, анда яшәүче өлкәннәр турында сайлаулар алдыннан гына искә төшермәсеннәр иде...

Альберт ӘХМӘДИЕВ.

Касай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев