Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Туган мәктәбеңнең хәлен бел

Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикада "Туган мәктәбеңә булыш" акциясе игълан ителгән иде. Бу мәрхәмәтлелек акциясе барышында районыбыз мәктәпләренә 37 җитәкче тарафыннан 350 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Кеше кайда гына яшәсә дә, хезмәт урынында нинди генә кәнәфи биләсә дә, туган мәктәбе, сабакташлары турында күңел түрендә матур хатирәләр...

Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикада "Туган мәктәбеңә булыш" акциясе игълан ителгән иде. Бу мәрхәмәтлелек акциясе барышында районыбыз мәктәпләренә 37 җитәкче тарафыннан 350 мең сумлык ярдәм күрсәтелде.

Кеше кайда гына яшәсә дә, хезмәт урынында нинди генә кәнәфи биләсә дә, туган мәктәбе, сабакташлары турында күңел түрендә матур хатирәләр йөртә. Бик күпләр җае чыкканда мәктәбенә кереп чыгарга, укытучыларының хәлен белергә тырыша. "Туган мәктәбеңә булыш" акциясе - олы тормышка әзерләп чыгарган белем йортына җылы хисләреңне, хөрмәтеңне белдерү өчен менә дигән чара ул.
-Хезмәтләре тынгысыз булса да, туган мәктәпләренә булышырга җай тапкан мәрхәмәтле җитәкчеләргә, эшмәкәрләргә олы рәхмәтемне, ихтирамымны белдерәм. Башкаларны да алар үрнәгендә белем алган мәктәпләренә булышырга өндим, - ди район башлыгы Валерий Макаров.
Мәктәпкә ярдәм кулы сузган җитәкчеләрнең барысын да санап китү мөмкин түгел. Ә шулай да аеруча зур ярдәм күрсәткәннәренең исемнәрен халык белергә тиеш. Менә алар:
Рәүзил Хаҗиев - Тәбәрле, Тирсә, Сарсак-Омга мәктәпләренә 83 мең, Тирсә мәктәбенә Ленар Гобәйдуллин - 30 мең, Илһам Фәррахов - 20 мең, Рәшит Шәмсиев - 3нче мәктәпкә 30 мең, Илдар Вәлиев - Сарсак-Омга мәктәбенә 30 мең, Илнур Мифтахиев - 2нче мәктәпкә 18 мең, Илфат Ямалиев Исәнбай мәктәбенә 10600 сумлык ярдәм күрсәттеләр. Кечкенә генә Пеләмеш башлангыч мәктәбе директоры Валентина Шурметова элекке укучылары ярдәме белән бу белем йортына узган ел 38 мең сум акча җыйса, быел педагогик коллектив 15 мең сумлык ярдәм күрсәткән.
"Туган мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе быел "Үткәннәрен хәтерләгән кешенең генә киләчәге бар" дигән девиз белән башланып китте.
- Балаларыбыз белем ала торган уку йортларында укыту һәм тәрбия бирү өчен заманча шартлар тудыруда сез дә өлешегезне кертә аласыз. Республикада узган ел ике меңнән артык хәйрияче тарафыннан туган мәктәпләренә - 13,5 миллион, быел исә 5 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде инде. Бу изге эштән сез дә читтән калмассыз дип ышанабыз, - дип мөрәҗәгать итте җитәкчеләр һәм эшмәкәрләргә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Хәзер мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек башланды, ремонт эшләре бара. Мәктәпкә нәкъ менә бүген сезнең ярдәмегез кирәк. Вакыт табып, туган мәктәбегезгә кереп чыгыгыз, проблемалары белән кызыксыныгыз. Ә аларны хәл итү өчен көчегездән килгәнчә ярдәм күрсәтсәгез, исемегез, мәрхәмәтле хәйрияче буларак, туган мәктәбегез тарихына язылып калыр. Белем алган икенче туган йортыгыз сезнең ярдәмне көтә, җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев