Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тугыз көннән БДИ башлана

    Быел бердәм дәүләт имтиханнарына старт 27 майда география һәм рус әдәбияты фәннәреннән бирелә. 30 майда районыбызның 149 унберенче сыйныф укучысы рус теленнән имтихан тапшырачак. 2 июньдә - математиканың база, 6сында - профиль өлешләр буенча сынау. Гомумән, БДИга нокта 20 июньдә химия һәм физика фәннәрен тапшыргач куела. Имтихан бирү пункты итеп...

    Быел бердәм дәүләт имтиханнарына старт 27 майда география һәм рус әдәбияты фәннәреннән бирелә.

    30 майда районыбызның 149 унберенче сыйныф укучысы рус теленнән имтихан тапшырачак. 2 июньдә - математиканың база, 6сында - профиль өлешләр буенча сынау. Гомумән, БДИга нокта 20 июньдә химия һәм физика фәннәрен тапшыргач куела. Имтихан бирү пункты итеп быел да 2нче мәктәп сайланган.

    БДИ тапшыруда үзгәрешләр дә бар. Җиде фәннән - рус теле, рус әдәбияты, математика, тарих, география, информатика, җәмгыять белемендә тест өлеше төшеп кала.

    Имтиханга телефон, шпаргалка алып керү катгый тыела, дип тагын бер кат кисәтәбез. Әгәр алардан файдаланганыгызны ачыкласалар, имтихан нәтиҗәләре юк ителә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: