Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тугызбуй фильмы Әгерҗегә килә

    Хөрмәтле әгерҗелеләр! 10, 11 һәм 12 ноябрьдә Девәтернә Мәдәният йорты директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов төшергән "Аяусыз язмыш" фильмы Әгерҗедә "Авангард" Яшьләр үзәгендә күрсәтелә. Фильм Фәнис Арсланов әсәре буенча Девәтернә җирлегендә төшерелгән. Рольләрне Девәтернәнең сәхнә осталары башкара. Фильмда Сабир исемле авыл иренең эчүчелек аркасында түбәнлеккә төшкән ачы...

    Хөрмәтле әгерҗелеләр!

    10, 11 һәм 12 ноябрьдә Девәтернә Мәдәният йорты директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов төшергән "Аяусыз язмыш" фильмы Әгерҗедә "Авангард" Яшьләр үзәгендә күрсәтелә.

    Фильм Фәнис Арсланов әсәре буенча Девәтернә җирлегендә төшерелгән. Рольләрне Девәтернәнең сәхнә осталары башкара. Фильмда Сабир исемле авыл иренең эчүчелек аркасында түбәнлеккә төшкән ачы язмышы тетрәндергеч һәм башкаларга сабак булырлык итеп сурәтләнә. Тугызбуй тамашачысы "фильмны елый-елый карадык, бик гыйбрәтле. Үз авылдашларыңны, туган як табигатен экраннан күрү аеруча якын икән ул күңелгә", дип югары бәя бирде Фәнис Арслановның беренче фильмына. Сез дә килегез, карагыз "Аяусыз язмыш"ны, хөрмәтле әгерҗелеләр!

    Башлана 14.30 сәгатьтә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: