Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тукай варислары

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан һәм аның милли, дөнья мәдәниятенә керткән өлеше алдында баш ию, исемен, иҗади мирасын мәңгеләштерү максатыннан, 2011 ел Татарстанда Тукайга багышланды. Ел дәвамында район мәгариф учреждениеләрендә, мәдәният учакларында бик күп истәлекле, мәдәни вакыйгалар уздырылды. Мәктәпләребездә белем алучылар районда гына түгел, республика...

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан һәм аның милли, дөнья мәдәниятенә керткән өлеше алдында баш ию, исемен, иҗади мирасын мәңгеләштерү максатыннан, 2011 ел Татарстанда Тукайга багышланды.
Ел дәвамында район мәгариф учреждениеләрендә, мәдәният учакларында бик күп истәлекле, мәдәни вакыйгалар уздырылды. Мәктәпләребездә белем алучылар районда гына түгел, республика күләмендә Тукайга багышлап үткәрелгән иҗади бәйгеләрдә үзләрен сынадылар. Район мәгариф бүлеге тарафыннан укучыларның иҗат җимешләреннән "Тукай яши күңелләрдә" исемле җыентык дөнья күрде. Ә Тукай елын йомгаклау шәһәрнең 1нче гимназиясендә күңелләргә үтеп керерлек итеп үткәрелде. Район күләмендәге әлеге зур чараны биредә уздыру очраклы гына булмагандыр. Укучылар үзләре әйткәнчә, "Әлеге мәктәп бервакытта да татар мәктәбе статусын югалтмады. Бүгенге көндә дә ул - татар телендә белем һәм тәрбия бирү учагы". Башка шәһәр мәктәпләреннән аермалы буларак, укучыларның да биредә үзара ана телебездә аралашулары күңелгә сары май булып ята. Аннан соң алар - районда һәм республикада төрле фән олимпиадалары, төрле дәрәҗәдәге фәнни-практик конференцияләр җиңүчеләре. Татьяна Кузьмина - "Мәгариф" милли проекты кысаларында уздырылган конкурс җиңүчесе, Ә Гүзәл Насыйрова - рус теле буенча БДИда 100 балл җыйган бердәнбер укучы. Укучыларның җыр-бию бәйгеләрендә, спортта да яулаган уңышлары бихисап. Алар ел саен Казанда "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә, 26 апрельдә Шигырь бәйрәмендә катнашалар.
"Без -Тукай варислары" исемле фәнни-гамәли конференциядә Тукай иҗатын чын күңелдән яратучы, туган телебезне ышанып тапшырырдай төрле мәктәпләрдән милли җанлы балалар катнашты. "...Нинди аз яшәде ул! Ә нинди бөек легендар вакыйга булып калды аның кыска гомере! Ул - чын мәгънәсендә, халыкның үз улы. Тукай - диңгез кебек тирән, киң һәм катлаулы шагыйрь", дип яза шагыйрь Хәсән Туфан. Чынлап та, шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә. Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала килә. 27 ел гына яшәсә дә, ул - буыннан-буынга күчереп йөртерлек, бернинди үлчәүләр белән үлчәнми торган алтынга тиң иҗади мирас калдырган бөек шәхес. Әлеге конференциядә дә Тукай иҗатына мәдхия җырланды, аның шигырьләре сәхнәләштерелде, җырлары яңгырады.
Мәгълүмати-методик үзәк директоры Гөлсинә Мөхәммәтдинова, 1нче гимназия директоры Раушания Тимуршина да, конференциядә катнашучыларны сәламләп, сез - ана телебезне яратучы Тукай оныклары дип мөрәҗәгать иттеләр. Төрле юнәлешләр буенча эшләү өчен аларга илһам, дәрт, уңышлар теләделәр.
Чынлап та, секцияләрдә эшләгәндә укучыларның иҗади эшли белүләре, тел байлыклары, осталыклары күзгә ташланды. Төрле чыганаклардан файдаланып, үзләренең фикерләрен тирән мәгънәле итеп бирә алганнар алар. Һәрберсе үз темасын бик матур итеп ачкан. Җиңүчеләрне сәхнәдә бүләкләгәндә секция җитәкчеләре әнә шундый матур сүзләр белән бәяләделәр аларның эшен. "Туган тел: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" дигән секциядә Кадыбаштан А.Мулланурова, Тирсәдән А.Галләмова, 3нче мәктәптән З.Гыйләҗева һәм Г.Габбасова җиңү яуладылар. "Безне Кадыбаш мәктәбеннән Айгөлнең чыгышы таң калдырды. 3 сыйныфта гына укыса да, "Тукай иҗатында эндәш сүзләр" дигән теманы шулкадәр җентекләп өйрәнгән. Сорауларга бик төгәл итеп җавап бирде. Без аңа сокландык", - диде укытучы Гәүһәрия Шәймәрданова. Айгөл кунакларны җырлап та сөенедерде. Район язучылары һәм шагыйрьләренә багышланган "Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай төбәк" номинациясендә Девәтернәдән Л.Хөснетдинова, 1нче гимназиядән А.Әхмәтова, Көчектән Ф.Сәетҗанова, Кадыбаштан Т. Садыйкова бүләкләнделәр. "Фольклор, халык педагогикасы, туган якны өйрәнү тарихы" секциясендә Тирсәдән А.Закиров, Кадыбаштан Т.Арсланов, 4нче мәктәптән А.Заһретдинова - I-III урын ияләре. "Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел..." дигән секциянең үзенчәлеге шунда иде: монда инглиз, рус теле һәм әдәбиятыннан да фәнни эшләр тәкъдим ителде. Аның җиңүчеләре - 1 гимназиядән Р.Виноградова, Кадрәктән А.Федорова, Сарсак-Омгадан К.Касьянов. Әлеге конференциягә мәктәпләр Тукайга багышлап газеталар да чыгарып алып килгәннәр иде. Дөрес, әлеге бәйгедә 7 мәктәп кенә катнашса да, урыннар билгеләү бик җиңел булмады. Төсле, бик тә эчтәлекле газеталарда бөек шагыйрь турындагы язмалар да, укучы һәм укытучыларның иҗат җимешәре дә урын алган иде. Шулай да 1нче гимназия, Тәбәрле һәм 4нче мәктәп газеталары иң-иңнәре дип табылды. "Ә газетаны иң оста яклаучы" 4 мәктәптән 5нче сыйныф укучысы Рузилә Акбашева иде.
Мәгълүмати-методик үзәк методисты Миләүшә Шәйхетдинова Тукай елына багышлап уздырылган иң күп бәйгеләрдә катнашкан 1нче гимназия, Тирсә, 4нче мәктәпнең татар теле укытучылары Әлфинә Ризванова, Раушания Низамбиева, Әлфия Заһретдиновага рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды.
Әлеге чара укучыларның җыр-биюләре, шигырьләре белән үрелеп барды. Ә иң ахырдан татарның гимны - "Туган тел" җыры яңгырады.
...Күңел Тукайга тора-тора кайта. Балачакта ятлаган, укыган шигырьләре кабат-кабат хәтердә яңара. Аның әсәрләре халык күңелендә мәңгелеккә уелып кала. Әнә шул бай мирасны буыннан-буынга тапшырып бару - безнең изге бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев