Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тукай геройлары заман белән атлый

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына - 130, вафатына 103 ел узып аралар ерагая барган саен ул безгә якты йолдыз булып һаман да якыная бара. Әнә, укучыларыбыз аның әсәрләрен заманчалаштырып ничек оста уйныйлар! Шүрәле һәм Су анасы образларына кергән балаларның тел, милләт турында ачынып сөйләүләрен тыңлау күңелләрне тетрәндерде. Явыз кулларның сулыкларны,...

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына - 130, вафатына 103 ел узып аралар ерагая барган саен ул безгә якты йолдыз булып һаман да якыная бара. Әнә, укучыларыбыз аның әсәрләрен заманчалаштырып ничек оста уйныйлар!

Шүрәле һәм Су анасы образларына кергән балаларның тел, милләт турында ачынып сөйләүләрен тыңлау күңелләрне тетрәндерде. Явыз кулларның сулыкларны, урманнарны пычратуы, үсеп килүче буынның телебезне белмәве безне киләчәктә нәрсәгә алып килер? Табигатьнең иң матур урынына урнашкан Кичкетаң балаларын әнә шул сораулар борчый. Печән базарында сәүдә гөрләткән Исәнбай егет-кызларын укыту программасының ел саен катлаулануы, мәктәпләргә оптимальләштерү җилләренең тирән үтеп керүе, мөгаллимнәр җилкәсенә менеп кунаклаган мең төрле вазифа, укучылар тапшырырга тиешле имтиханнар - әнә, Печән базарында сәүдәгәрләр шул турыда гәп коралар.

"Укыдык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә"... - мәдрәсә шәкертләре булып киенгән Кадыбаш укучыларын һич тә элекке заман шәкертләреннән аерып булмый. Бала һәрвакыт бала булып кала. Шуклыклар, шаярулар, үртәшүләр элек тә булган бит.

Көчек мәктәбе укучысы Дәниф Галиуллинны киләчәктә нәфис сүз остасы итеп күрәсе килә. Тукайның "Өйләнү - түгел сөйләнү" шигырен сәнгатьле, күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләде ул. Әйе шул, гомерлеккә яр сайласаң, җиде кат үлчәп бер кат кисәргә кирәклеге моннан бер гасыр элек тә актуаль булган.

Рус телле балаларның да сәхнәдә чатнатып Тукай әсәрләрен татарча сөйләүләренә "афәрин" дими ни дисең?! 3нче, 4нче, Красный бор мәктәпләре, 1нче гимназия, Сарсак-Омга лицее укучылары Тукай әсәрләрен хәзерге заман күзлегеннән чыгып сәхнәләштереп бирделәр. "Эш беткәч, уйнарга ярый" шигырендә сабыйның компьютерда дәрес хәзерләвен, Кояшның аны кәрәзле телефоннан шалтыратып урамга уйнарга чакыруын Красный бор мөгаллимнәре һәм укучылары нәкъ хәзерге көнгә туры китереп уйлаганнар да инде. Тирсә мәктәбендә укучы малайның Су анасы белән очрашуы, аңа кәрәзле телефонын бирүе, ә су патшабикәсенең заманча җырларны тыңлап аптырап китүе, малайга "Туган тел" җырын бүләк итүе дә бик мавыктыргыч булды.

Без бу көнне Кәҗә белән Сарыкны, Бүреләрне заманча образларда күрдек. Гомумән, бәйрәмдә мөгаллимнәр һәм укучыларның бай фантазиясенә, сәхнә осталыгына шаккатык.

Кадыбаштан килгән Ләлә апа Рәшитова да:

- Мондый матур кичәдә күптән булганым юк иде. Сокландым сезгә, балалар. Тукай шигырьләрен, әкиятләрен онытмагыз, аларны ятлагыз, - диде.

Район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина "укучыларыбыз - Тукай дәвамчылары, Тукай оныклары" дип горурланып әйтте.

Чынлап та, бу кичәне тамаша кылганнан соң Тукай китабын бер тапкыр да кулына алмаган бала да бөек шагыйрьнең китабын алып, бер генә шигырен булса да яттан өйрәнсен иде...

Белешмә.

Җиңүчеләр:

Беренче урын - Кичкетаң мәктәбе.

Икенче урын - 4нче, Исәнбай мәктәпләре.

Өченче урын - Тирсә, Кадыбаш мәктәпләре.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев