Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Турсиада” сезне көтә!

Ямьле көзгә аяк басканда һәр елны оешма-предприятиеләр арасында уздырылучы туристик слет 14 сентябрьдә "Имәнлек" ял зонасына иң җитез, өлгер хезмәт коллективларын җыячак. Бәйгенең биремнәре сакланса да, аның исеме башкачарак яңгырый быел. "Турсиада" универсиада белән бәйле икәнен инде аңлап өлгергәнсездер. Димәк, слет та Казанда узган универсиадага кагылышлы булачак дигән сүз. Катнашучыларны...

Ямьле көзгә аяк басканда һәр елны оешма-предприятиеләр арасында уздырылучы туристик слет 14 сентябрьдә "Имәнлек" ял зонасына иң җитез, өлгер хезмәт коллективларын җыячак.
Бәйгенең биремнәре сакланса да, аның исеме башкачарак яңгырый быел. "Турсиада" универсиада белән бәйле икәнен инде аңлап өлгергәнсездер. Димәк, слет та Казанда узган универсиадага кагылышлы булачак дигән сүз.
Катнашучыларны теркәү сәгать 9да башлана. Ә сәгать 11дә сәламләү булачак. Командалар төрле чит ил спорт командаларын тасвирлаячак. Аннан соң ярышларга старт бирелә. Традицион "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" бәйгесе дә булачак. Аш-су осталары да сыналачак. Командалар туристик җыр башкару буенча да сәләтләрен күрсәтәчәк. Кичке сәгать 8дә слетка нәтиҗә ясалып җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
Ахырдан "Без монда булмадык" дигән чистарту акциясе булачак. Хезмәттәшләрегез белән бергәләп рәхәтләнеп күңел ачарга, ярышларда сыналырга килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев